Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшинның халыкара эшчәнлеген Европа дәрәҗәсендә бәяләделәр

28 март 2017, 17:32

Фәрит Мөхәммәтшинның халыкара эшчәнлеген Европа дәрәҗәсендә бәяләделәр
28 мартта Страсбургтагы Европа Сараенда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны Европа Советы Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Медале белән бүләкләп, аңа Конгрессның шәрәфле әгъзасы исеме бирелде.

Медальне Конгресс Рәисе Гудрун Мослёр-Тёрнстрём тапшырды. Ул, Фәрит Мөхәммәтшинның актив халыкара эшчәнлеген югары бәяләп, төбәк дәрәҗәсендәге демократия үсешенә зур өлеше кертүен дә билгеләп үтте.

“Без һәрчак сезнең тәҗрибәгезгә таяндык. Сез дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе буларак төрле урыннарда чыныгу алдыгыз: республиканың Премьер-министры, Татарстанның Югары Советы Рәисе булып эшләдегез, 1998 елдан республиканың Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкарасыз, Татарстанны Федерация Советында тәкъдим иттегез, Әлмәттә шәһәр комитеты рәисе булдыгыз. Сез мәдәниара аңлашу һәм халыкара бердәмлек мәсьәләләренә аеруча зур игътибар биреп килдегез. Конгресс үсешенә зур өлеш кертүегез өчен без сезне югары мактау билгесе белән бүләкләргә булдык”, – диде Гудрун Мослёр-Тёрнстрём үз чыгышында.

Европа Советы Конгрессы 47 илнең җирле һәм төбәк хакимият органнарының милли делегацияләрен берләштерә. Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә Фәрит Мөхәммәтшин Россия делегациясе составында Конгресста 15 ел эшләде (2001-2016 елларда), ике срок рәттән актуаль мәсьәләләр Комитетын җитәкләде.

Фәрит Мөхәммәтшин, трибунага чыгып, ике төрле хис кичерүен җиткерде: “Конгресста эшләү дәверендә күпме кеше белән дуслаштым. Шушы бүләкне озак еллар иңгә-иң куеп эшләгән кеше кулыннан алуы аеруча рәхәт. Әлеге медальне Россия төбәкләре һәм муниципалитетлары делегациясенең Европа Советына керүче дәүләтләр белән ачыктан-ачык аңлашу булдыруга керткән өлешен тану дип кабул итәм”.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин инде яңа вазыйфада – Европа Советы Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының шәрәфле әгъзасы буларак Конгресс Рәисенә Сөембикә-ханбикә сурәтләнгән сувенир тапшырды.

“Күп гасырлар буена ул риваятьләребездә якты киләчәккә өмет һәм ышаныч, халкыбызның рухи көчен чагылдыручы символга әйләнде. Әлеге панно “Бердәмлек – төрлелектә” галереясында лаеклы урын табар дип уйлыйм. Европа Советы да 70 ел буе “бердәлек – төрлелектә” принцибын алга сөреп эш итә бит”, – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин – Россия делегациясе составында Татарстаннан Европа парламентының шундый дәрәҗәле бүлегенә лаек булган беренче кеше. Европа Советы мәйданчыкларында аның тәҗрибәсенә һәм киңәшләренә киләчәктә дә таяначаклар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте