Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Татарстан бюджетының керем өлеше 1 миллиард сумга арта

17 апрель 2017, 11:51

Татарстан бюджетының керем өлеше 1 миллиард сумга арта
Татарстан бюджетының керем өлеше 1 миллиард сумга артачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 27 нче утырышында мәгълүм булды һәм аңа бәйле канун проекты кабул ителде.


“Татарстан Республикасының Бюджет кодексы нормалары нигезендә, канун проекты бюджетның кертем өлешен, федераль бюджеттан булган дотацияләр артуга бәйләп, 1011,1 млн. сумга арттыруны күздә тота. Әлеге акча бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга тотылачак”, – диде парламентның бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин.

Моннан тыш, комитет җитәкчесе яңа барлыкка килә торган лизинг компанияләре башлангыч капиталы өчен федераль бюджеттан 1,5 млрд. сум күләмендә акча җәлеп итү мөмкинлеге булуын да билгеләп үтте .

Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, республика бюджетының кертем өлеше – 179 млрд. 80 млн. 886 мең сум, чыгымнар – 186 млрд. 647 млн. 869,3 мең, дефицит исә 7 млрд. 567 млн. сум тәшкил итәчәк.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары