Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Фәрит Мөхәммәтшин яңа Премьер-министр хакында: Ул – җаваплы, тиешле дәрәҗәдә компетентлы

17 апрель 2017, 14:42

Фәрит Мөхәммәтшин яңа Премьер-министр хакында: Ул – җаваплы, тиешле дәрәҗәдә компетентлы
Парламент тарафыннан республика Премьер-министрын билгеләү – ул гадәти хәл түгел, дип бәя бирде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген парламентның 27 нче утырышыннан соң уздырылган матбугат очрашуы барышында.


“Без элеккеге Премьер-министрга җиде  еллык хезмәте өчен рәхмәтебезне җиткердек. Бүген депуталар аның урынына Алексей Валерьевич Песошин кандидатурасын хуплады. Ул әзерлекле кеше, Илдар Халиков белән, хәзерге Президент белән 3 елдан артык эшли. Иң мөһиме,  ул - җаваплы, тиешле дәрәҗәдә компетентлы. Шунысы да мөһим: ул министрлыклар, идарә тармаклары белән ни рәвешле идарә итүгә кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнүгә вакытын әрәм итмәячәк. Беренче бурычлар – эш барышында – республиканың гомуми икътисади хәленә, “2020-2030” стратегиясенә бәйле рәвештә килеп туа. Билгеле инде, аның тәҗрибәсен исәпкә алып, депутатлар, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе республиканың торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә басым ясады. Бу һәр кешегә бәйле, резонанслы мәсьәләләр”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе шулай ук банк өлкәсендә булган мәсьәләрне дә хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары