Татарстанда “Хатын-кыз игътибары” дигән “Кайнар линия” ачыла
18 апрель 2017, 9:29
26 апрель көнне 8.00 сәгатьтә республика күләмендә “Хатын-кыз игътибары” дигән “Кайнар линия” ачыла. Шулай итеп, 236-00-71; 236-40-17; 236-40-62 телефоннарына шалтыратып, сабыйларның мәктәпләрдә беренче сыйныфка кабул ителүе һәм балалар, үсмерләрнең җәйге ялын, хезмәтен оештыру җәһәтеннән сораулар биреп булачак.
Көн дәвамында (8.00 дән 19.00 сәгатькәчә) Татарстанда яшәүчеләрнең сорауларына Дәүләт Советы депутатлары, ТР Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, башка оешмалар вәкилләре җавап бирәчәк. “Кайнар линия” республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә, ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт” берләшмәсе тарафыннан әле тәүге тапкыр оештырыла.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
|