Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Хафиз Миргалимов: «Алексей Песошинның Татарстан Премьер-министры вазыйфасына билгеләнүе – табигый»

18 апрель 2017, 12:58

Хафиз Миргалимов: «Алексей Песошинның Татарстан Премьер-министры вазыйфасына билгеләнүе – табигый»
Бүген Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов белән КПРФ фракциясеннән депутат Александр Комиссаров парламентның кичәге егерме җиденче утырышына нәтиҗә ясадылар.

Хафиз Миргалимов очрашу башында әйткәнчә, КПРФ фракциясе парламентның ТР Премьер-министры вазыйфасына Алексей Песошинны раславын уңай бәяли.

«Ул, дөрестән дә, әзерлекле, хуҗалыкчыл кеше. Фәрит Хәйруллович әйткәнчә, селкенеп йөрергә вакыт юк. Премьер-министр вазыйфасы – бик җаваплы эш», – диде фракция җитәкчесе.

Хафиз Миргалимов матбугат очрашуында торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, хезмәт хакын түләү мәсьәләләрен кичекмәстән хәл итүне дә күтәрде.

«Торак-коммуналь хуҗалык һәркемгә кагыла. Бу өлкәдә тәртип урнаштырырга кирәк. Шуңа да Премьер-министр вазыйфасына Алексей Песошинның билгеләнүе – табигый. Аның килүе белән торак-коммуналь системаны яңартуда эш алымнары көчәер, дип ышанам», – диде ул.

Моннан тыш, Хафиз Миргалимов Дәүләт Советының кичәге утырышында каралган республика закон проектлары буенча да фикерен белдерде. Аннары ул партиянең күптән түгел булып узган конференция нәтиҗәләре турында сөйләде, коммунистлар анда партиянең эчке эшләрен караган. Партия конференциясе ахырында юбилейларын билгеләп үтүчеләргә КПРФ үзәк комитетының күкрәк билгеләре һәм мактау грамоталары тапшырылган.

Линар Закиров, Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары