Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Разил Вәлиев Төркиядә яшәүче татарлар белән очрашты

18 апрель 2017, 14:20

Разил Вәлиев Төркиядә яшәүче татарлар белән очрашты
15 апрельдә Төркиянең Анкара һәм Стамбул шәһәрләрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан оештырылган митинглар булып узды. Татар халкының милли гимнына әверелгән “Туган тел” шигыре авторының һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты.

Бөек шагыйребезне искә алу өчен җирле татар диаспорасы вәкилләре бу юл Стамбулның тарихи үзгендәге Тукай паркында җыелган иделәр. Шагыйрь һәйкәле янандагы митингта ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстанның Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Төркиядәге татар диаспорасы җитәкчесе Якуб Акчура, татар һәм төрек җәмәгатьчелеге вәкилләре, Тцркиядщ укучы татар студентлары катнашты. Чыгыш ясаучылар Тукайның төрки халыкларны берләштерүгә керткән өлеше, аның татар әдәбиятындагы урыны, шулай ук читтәге татарларның, бигрәк тә яшьләрнең, милли рухын саклау зарурилыгы турында сөйләделәр. Разил Вәлиев бөек татар шагыйре рухына игътибарлы булганнары өчен Төркия җитәкчелегенә һәм төрек халкына рәхмәт әйтте һәм безнең илләр, халыклар арасындагы мәдәни һәм фәнни багланышларның тагын да нәтиҗәлерәк буласына ышаныч белдерде.

Шул ук көнне төрки халыкларның тарихы һәм мәдәнияты буенча атаклы белгеч, галим Надир Дәүләт татарларның мөһаҗирлектәге тарихын өйрәнүгә багышланган “Россия мөһаҗирләре” дигән китабын тәкъдим итте. Авторның бу фәнни эшенә югары бәя биреп, Разил Вәлиев әлеге китапны татарча һәм русча да бастырып чыгару кирәклегенә басым ясады. Чөнки китапта чит илләрдәге архивлардан алынган инглизчә, алманча, төрекчә чыганаклар кулланылган.

Матбугат хезмәте