Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Дәүләт Советында “Хатын-кыз игътибары” “кайнар линия”се турында сөйләделәр

20 апрель 2017, 12:19

Дәүләт Советында “Хатын-кыз игътибары” “кайнар линия”се турында сөйләделәр
26 апрельдә Татарстанда беренче тапкыр “Хатын-кыз игътибары” “кайнар линия”се эшли башлый. Әлеге уңайдан, Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында билгеле булганча, бу юлы “кайнар элемтә” темасы итеп мәктәпкә 1нче сыйныфка кабул итү, балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре алынган.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт“ хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова сүзләренчә, “кайнар линия” Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә оештырыла.

"Гадәттә, мәктәпкә кабул итүләр май аенда ук оештырыла башлый. Узган еллардагы практикадан күренгәнчә, бу өлкәдә проблемалар да туып тора, бигрәк тә Казан, Чаллы, Әлмәттә. Мәктәпкә баручы балаларның саны да артып тора. Узган елны 1нче сыйныфка 45 321 булса, быелгы уку елына 46 471 бала кабул ителәчәк. Баланы мәктәпкә алмау очраклары да булгалый, шуңа да бу проблеманы аерым карап тикшерү мөһим", – диде ул журналистларга.

“Кайнар линия”нең икенче темасы – балаларның җәйге ялын оештыру һәм эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә бик актуаль. Җәйге каникул чорында ата-аналар балаларын лагерьга урнаштыру җаен да кайгырта. Татьяна Ларионованың әйтүенә караганда, соңгы өч елда 36 лагерьда капиталь төзекләндерү булган. Быел да әлеге эшләр дәвам иттерелә, моның өчен 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Җәйге лагерьларда бу юлы 218 мең бала ял итәчәк (узган елны бу сан 215 мең булган).

"Үткән елны “Мәрхәмәт” берләшмәсенең күчмә утырышлары вакытында сәламәтлеге начар, инвалид булган балаларны лагерьларда ял иттерү мөмкинлеген карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килгән идек. Быел начар ишетүче балалар өчен Бөгелмә, Чаллы, Тәтеш, Мөслим районнарындагы лагерьлар кабул итәчәк", – диде берләшмә җитәкчесе.

Сәрия Сабурская да ата-аналарны борчыган мәсьәләләргә тукталып үтте. "Республикага килүче мигрантларның саны артып тора. Шуның белән бәйле рәвештә мәктәпләрдә аларның балаларын укыту буенча сораулар да еш туа. Узган елны 10нчы сыйныфка кабул итү буенча берничә шикаять булды. 1нче сыйныфка барганда нинди документлар тапшырасы, медицина белешмәсе кирәкме, тест бирдереп кабул итү никадәр законлы, җәйге ялларны ничек куркынычсыз уздырып була – ата-аналарны борчыган сораулар бик күп. Шуңа да "кайнар линия" оештыру аларны борчыган сорауларга җавап табарга булышыр дип ышанасы килә", – диде ул.

“Кайнар элемтә” телефоннары: 236-00-71, 236-40-17 һәм 236-40-62. Сораулар иртәнге 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр кабул ителә, аларга Дәүләт Советы депутатлары, Татарстанның Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары вәкилләре, кеше хокуклары, бала хокуклары буенча аппарат хезмәткәрләре, “Җәй” үзәге, Татарстан яшь юристлар ассоциациясе, Казан, Чаллы һәм Әлмәт мэрияләре хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

“Шәһри Казан” газетасы язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары