Дәүләт Советының яңалыклары
Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстан Мәҗлесен ил Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан котлады
18 май 2017, 9:41
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстан Мәҗлесен ил Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан котлады.
”Тугандаш Төрекмәнстан җитәкчелеге һәм парламентчыларының эзлекле сәясәтенең алга таба да дәүләтегезнең үсүенә хезмәт итәсенә ышанам”, – диелә Төрекмәнстан Мәҗлесе Рәисе Акҗа Нурбердыева исеменә юлланган телеграммада.
|
|
|