Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Төркиянең Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Хөсәен Дириоз: “Россия белән Төркия мәнәсәбәтләрендә Татарстан регионара хезмәттәшлекнең өлгесе булып тора.”

18 май 2017, 12:28

Төркиянең Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Хөсәен Дириоз: “Россия белән Төркия  мәнәсәбәтләрендә  Татарстан регионара хезмәттәшлекнең  өлгесе булып тора.”
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Хөсәен Дириоз белән очрашты. Дипломат Татарстан башкаласына IX Халыкара икътисади "Россия – Ислам дөньясы: "KazanSummit " 2017" саммитында катнашу максаты белән килгән. Яклар Төркия белән Татарстанның парламентара һәм регионара хезмәттәшлеген киңәйтү хакында фикер алыштылар.

«Татарстан, гомумән Россия өчен Төркия – бик якын дәүләт, безне күптәннән инде төрле яклы хезмәттәшлек бәйли», - диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны ачып, һәм Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан төзелгән беренче халыкара килешүнең нәкъ менә Төркия парламенты белән булуын әйтте (1995 елның 30 октябре). 2015 елда исә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән Төркия Республикасының Бөек Милли Җыены арасында үзара хезмәттәшлекне киңәйтү хакында Меморандум имзаланган булган.

Парламент башлыгы шулай ук Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Турхан Дилмачка актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек алып баруы өчен зур рәхмәт белдерде. «Дилмач әфәнде республиканың сәяси-иҗтимагый тормышына шулкадәр тирән кереп китте ки, хәзер инде җитди чараларның берсен дә калдырмый, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - киләчәктә дә элемтәләр шул дәрәҗәдә сакланыр дип ышанам».

«Соңгы тугыз ай эчендә безнең ил җитәкчеләре алты тапкыр очраштылар. Бу инде мөнәсәбәтләрнең ныгый баруы хакында сөйли, - дип басым ясады Дириоз әфәнде, - Төркия белән Россия энергетика, гомумән икътисад өлкәсендә бик тыгыз хезмәттәшлек итә, сезнең республика белән дә икътисадый мөнәсәбәтләрне активлаштырырга кирәк дип саныйм. “Россия белән Төркия мәнәсәбәтләрендә Татарстан регионара хезмәттәшлекнең өлгесе булып тора. 10 млрд. долларлык төрек инвестициясенең 2 млрд. доллары Татарстанга кертелә».

Төрек дипломаты рус-төрек мөнәсәбәтләрендә төрле чрорлар булуын искәртте. Әмма ул вакытларда да Татарстанда эшләүче бер генә төрек предприятиясе дә ябылмаган. «Без моның өчен бик тә рәхмәтле», - диде ул. Хөсәен Дириоз әлегә гамәлдә булган санкцияләрне бетерү икътисадый хезмәттәшлекнең ныгуына китерәчәк дигән фикердә.

Очрашуда шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы каршында оешкан төрек милли-мәдәни мөхтәрияте эшчәнлеге хакында да сүз булды. Дириоз әфәнде Юныс Эмре исемендәге институт көче белән якшәмбе мәктәбендә төрек теле укытуны оештырганнары һәм Анкара телевидениесе тапшыруларын карау мөмкинлеге тудырганнары өчен зур рәхмәт әйтте.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары, информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары