Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




















Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан - хәләл-индустриянең юл башында, әмма ул үз урынын алырга өлгерде”

18 май 2017, 15:53

Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан - хәләл-индустриянең юл башында, әмма ул үз урынын алырга өлгерде”
Хәләл продукциянең глобаль базары зурая бара. Бу төр товарларга булган катгый таләпләр аңа карата сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары һәм башка дин вәкилләре ягыннан да ихтыяҗ үсүгә китерә, дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, хәләл продукциягә багышланган конференциядә катнашучыларны сәламләп. Чара KAZANSUMMIT 2017 кысаларында үтә.


Татарстан парламенты башлыгы,  планетада яшәүчеләрнең 23 проценты - мөселман, ә Россиядә 20 миллионнан артык ислам тарафдары яши, дип билгеләп үтте. "Инвесторлар ягыннан әлеге сегментка кызыксыну шактый арта. Татарстан бу юнәлештә, мөгаен, юл башында, тик сезнең ярдәм белән без дөнья базарында үз урыныбызны алуга ирештек, бу, иң беренче чиратта, ислам кануннарына һәм гомум танылу алган халыкара стандартка туры килгән азык-төлек прдукциясенә кагыла».

Ул хәләл сертификатка ия җирле авыл хуҗалыгы комплексы, эшкәртү предприятиеләре, инфраструктура уңышлары турында уртаклашты.

Конференциянең бурычларыннан Фәрит Мөхәммәтшин хәләл тармагындагы төп юнәлешләрне, фикерләр һәм элемтәләр алышу турында сөйләшүне атады.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары