Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
























Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашты

19 май 2017, 13:56

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашты
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген, Татарстан Матбугаты көне уңаеннан, республика массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәриррләре белән очрашты. Чарага 125 ләп мөхәррир килгән иде.

Очрашуны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова башлап җибәрде.

“Бу көн бөтен медиа өлкәсенең уртак бәйрәменә әверелде. Дәүләт Советының әлеге бәйрәмгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуына мин бик шат. Әлеге бәйрәм 1998 елның апрель аенда, ягъни моннан 19 ел элек, Татарстан Дәүләт Советы карары нигезендә барлыкка килде”, - диде ул.

“Мин сезнең белән инде 19 нчы тапкыр очрашам һәм бер елны да бу бәйрәмнән читтә калганым юк, - дип сүз башлады республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу бәйрәмгә мөнәсәбәте булган безнең журналистлар, республикадагы барлык мәсьәләләрдә дә алдынгы урында тора. Без сезне хөрмәт итәбез, бергә шатланабыз, башкара алмаган эшләр өчен борчылабыз. Кайчагында укучыларыгыз сезне тәнкыйтьли дә. Бу мәсьәләне тирәнрәк өйрәнеп язарга иде, диләр. Әмма без бу бәйрәмне билгеләп үтәбез һәм Россиянең башка субъектларына караганда без бәхетлерәк. Чөнки тагын Россия Матбугаты көнен дә уздырабыз. “Бәллүр каләм”ебез дә бар”.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, матбугатның көче хәтта иң “караңгы” авылларга да үтеп керә.
“Дөрес, бездә “караңгы” авыллар юк. Алай әйтүем өчен гафу итегез. Хәзер авылларда барысында да радио, телевидение, хәтта интернет бар. Анда яшәүчеләр, сезнең аша, эчке сәясәт белән дә, чит илдәге вакыйгалар белән дә кызыксынып, хәбәрдар булып тора”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм Әгерҗе районына баргач, олы яшьтәге әбиләрнең АКШта Президент булып кем сайланачагын сораганнарын шаяртып искә төшерде.

“Сез әле үзегезнең бәягезне белмисез. Бәлки без дә сезне тиешенчә бәяләп бетермибездер. Матбугатның, кино кебек үк, кешеләргә тәэсир итә торган мөһим корал булуын Ленин да әйтеп калдырган”, - дигән фикерен җиткерде парламент җитәкчесе.

Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан алып, хакимиятнең төрле тармакларына кадәр матбугат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшләвен билгеләп үтте. Дистәләгән матбугат конференцияләре моны дәлилли, ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Очрашу барышында парламент җитәкчесе Татарстан халыклары съезды хакында да фикерләрен җиткерде һәм әлеге вакыйганы яктыртканнары өчен журналистларга рәхмәтен әйтте.
Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы, Баулы, Минзәлә, Менделеевск районнарында гамәлдә булган матбугат чараларында хезмәт куючы алдынгы журналистларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары