Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинны юбилее белән котлады

22 май 2017, 17:15

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны 70 яшьлек юбилее һәм III дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орденына лаек булуы белән котлады.

"Сезне һәрвакыт югары профессионализм һәм газиз Татарстаныбыз язмышына битараф булмавыгыз белән аерылып тордыгыз, бу исә Сезгә республика парламенты эшен яхшы итеп оештыруда, республиканы үстерүнең хокукый нигезләрен ныгытуда, татар җәмгыятендә тынычлык һәм килешүне саклауда ярдәм итте”, - диелә республика лидеры котлау адресында.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламенты башлыгын III дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләүне "Фәрит Мөхәммәтшинның хезмәтләренә олы ихтирам" дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга туганнары һәм якыннары янәшәсендә озын-озак бәхетле гомер һәм Татарстан Дәүләт Советы башында алга таба да уңышлы хезмәт тели.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте