Дәүләт Советының яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин 70 яшьлек юбилее белән котлаулар өчен рәхмәтен җиткерде

23 май 2017, 12:48

Фәрит Мөхәммәтшин 70 яшьлек юбилее белән котлаулар өчен рәхмәтен җиткерде
Кичә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа котлау телеграммалары илебезнең барлык почмакларыннан килеп иреште.

Парламент башлыгын юбилее белән РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, “Бердәм Россия” партиясе Югары советы рәисе Борис Грызлов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе генераль советы рәисе Сергей Неверов, шулай ук төбәк башлыклары, дәүләт структуралары һәм ведомство башлыклары котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, барлык котлаулар һәм изге теләкләр өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. Ул Татарстан халкы өчен башкарган барлык эшләрдә теләктәшлек белдергәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, барысына да сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте