Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлавы

24 май 2017, 8:56

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Ф.Х.Мөхәммәтшинның Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлавы
Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм – бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийны олы ихтирам белән искә алу көне.
Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә славян халыклары борынгы славян телләренең яңгырашын үзенә туплаган, телнең нечкәлекләрен исәпкә алган үзенчәлекле «кириллица» әлифбасына ия була. Шул рәвешле, зур тарихи һәм геосәяси әһәмияткә ия булган көнчыгыш-христиан мәдәниятенең гомуми киңлеген үстерүгә, мәдәни һәм рухи бердәмлегенә нигез салына.
Этномәдәни төрлелек иң зур хәзинә булып торган илебездә әлеге язма дәүләтчелекне ныгытуда һәм милли үзаңны тәрбияләүдә зур роль уйный, мәгърифәткә, шулай ук тел, әдәбият, фән һәм сәнгать үсешенә юл ача. Ул, рухи-әхлакый кыйммәтләргә нигезләнеп, күп халыкларның мәдәниятләрен берләштерә. Хәзерге вакытта да язма сүз кешеләргә миһербанлык һәм гаделлек, дуслык һәм татулык кебек гомумкешелек идеалларын расларга ярдәм итә.

Кадерле дуслар! Күпмилләтле республикабыз өчен Славян язуы һәм мәдәнияте көне – үзара хөрмәт һәм татулыкның якты үрнәге, күп гасырлар дәвамында Россия дәүләте киңлекләрендә һәм Европа илләрендә үзләренең дуслык мөнәсәбәтләрен үстереп һәм баетып гомер итүче тугандаш халыклар бердәмлегенең якты символы. Мондый истәлекле даталар безне якынайта, тормышыбызны яктырак һәм кызыклырак итә, бер-беребезне яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Безнең бурыч – Ватаныбыз горурлыгы булган мәдәни куәтне саклап калу, үстерү һәм тагын да баету. Туган ягыбызга, туган телебезгә булган чиксез мәхәббәтне балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру!

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим.