Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Фәрит Мөхәммәтшин: Хәзерге күп фикерле дөньяда партия дипломатиясе әһәмияте ныгый гына

13 июнь 2017, 9:28

Фәрит Мөхәммәтшин: Хәзерге күп фикерле дөньяда партия дипломатиясе әһәмияте ныгый гына
12 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Кытайга эшлекле сәфәре төгәлләнде. Республика парламенты башлыгы БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, һәм Көньяк Африка Республикасы) дәүләтләренең сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар партия форумында катнашты.

“БРИКС дәүләтләре башлыкларының көзге саммитка әзерләнү кысаларында партияара форумы үткәрү алга таба яңа алымнар булдыруда мөһим элемент булып тора, – дип билгеләп үтә Фәрит Мөхәммәтшин. –Без үз илләребезнең партия даирәсен тәкъдим иткәнлектән, сайлаучыларыбыз ышанычын саклыйбыз. Бу алым белән хәзерге күп фикерле дөньяда партия дипломатиясе инструменты ныгыячак кына”.

Республика парламенты башлыгы Россия Федерациясе субъектларында чит ил партнерлары белән турыдан-туры бәйләнешләр булдыруда зур тәҗрибә туплануын билгеләп үтә. 1990 еллар башыннан Татарстан беренчеләрдән булып төбәк дәрәҗәсендә халыкара элемтәләрне булдыра. Хәзерге вакытта 162 дәүләт белән сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләр бар, ә БРИКС партнерлары белән хезмәттәшлек республика дәүләт сәясәтендә традицион өстенлекле алым булып тора.

Россия-Кытай багланышларының партияара линиясе буенча яңа форматы алга таба үз үсешен алыр, дип белдерә Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты башлыгы “Бердәм Россия” Татарстан партиясе оешмасы исеменнән Кытай Коммунистлар Партиясе үзәк комитеты җитәкчелегенә һәм аның халыкара бүлек җитәкчесе Сун Тао әфәндегә партияара диалогның алтынчы раундын үткәрүдә ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте