Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











“Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында”гы закон проектына үзгәрешләр кертелә

13 июнь 2017, 13:46

“Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында”гы закон проектына үзгәрешләр кертелә
Бүген Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды. Комитет башлыгы Шакир Яһүдин рәислегендә узган чарада депутатлар 2016 елга республика бюджетының үтәлешен карадыар, “Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында”гы закон проектына үзгәрешләр кертү хакында фикерләштеләр, республиканың Конституция судына һәм җәмәгать судларына судьялар кандидатураларын тикшерделәр.


Комитет Конституция судына судьялар итеп Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Фәридә Волкова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Мостафина кандидатураларын тәкъдим итте. Комитет рәисе Шакир Яһүдин әлеге кандидатларның депутатлар өчен күптәннән билгеле кешеләр булып, үз һәнәрләрен барлык нечкәлекләре белән белүче тәҗрибәле юристлар булуын әйтте.

Утырышта ТР финанс министры урынбасары Алексей Шишкин 2016 ел бюджеты үтәлеше хакында хисап тотты. Аның әйтүенчә, узган ел республика бюджет кереме, гомумән алганда, 220 млрд 238 млн 182,2 мең сум тәшкил иткән. Чыгымнар күләме 222 млрд 230 млн 148,2 мең булган.

Урынбасар билгеләп үткәнчә, бюджет дефициты 1 млрд 991 млн 995,6 мең тәшкил иткән.

Салым һәм салымнан булмаган керемнәр күләме 191,8 млрд сум булган. Консолидар бюджет - 262 млрд сум.

2016 елның бюджеты 1 млрд 991 млн 965,6 мең дефицит белән гамәлгә ашырылды, дип ассызыклады Алексей Шишкин.

“Узган ел нәтиҗәләре буенча дәүләт бурычы 93,4 млрд сум тәшкил итә. Федераль бюджет белән чагыштырганда, без быел ярыйсы ук алга киттек. Күрсәткечләр якынча 15 процентка аерыла”, - диде Алексей Шишкин.

Депутатлар “Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында”гы закон проектына үзгәрешләр кертү хакында да фикерләштеләр. Үзгәрешләрне депутатларга республика яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тәкъдим итте.

Депутатларга ясаган мөрәҗәгатендә ул әлеге законда каралмаган мәдәни-масса чараларына ачыклык ясап, алар исемлегенә мәдәни-күзәтү, рәсми физкультура һәм спорт чараларын кертүне сорады. Моны ул тиздән узачак Конфедерацияләр кубогы белән дә бәйләп аңлатты.
“Кайбер уеннар 21.00 дә башлана һәм закон тарафыннан тыелган вакытка туры килә. Эре компанияләр дә еш кына спорт ярышлары уздыра һәм аларның чаралары төнге сәгатьләргә кадәр сузыла”, - дип аңлатма бирде чыгыш ясаучы.

2016 ел һәм быелның I квартал нәтиҗәләре буенча, республикада экспертиза уза торган закон проектларында коррупция очраклары кимү күзәтелә. Бу хакта бүгенге утырышта республика юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 2015 елда экспертиза ясалган закон проектларының 42сендә коррупция факторлары ачыкланган булган. 2016 елда бу күрсәткеч 20не тәшкил иткән.

“Узган ел һәм 2017 елның I кварталында экспертиза үткәрелгән закон проектларында вәкаләтләрне кирәгеннән артык куллану, административ процедураларның тулы булмавы яки бөтенләй дә үткәрелмәве, норматив хокукый актларны компетенциядән тыш кабул итү чагылыш таба”, - диде Рөстәм Заһидуллин, җитешсезлекләргә ачыклык кертеп.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Материал “Татар-информ” МА язмаларын кулланып әзерләнде
Андрей Данилов фотолары