төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 23 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото








Разил Вәлиев: «Милли мәгарифне үстерү – барлык хакимият органнарының бурычы»

14 июнь 2017, 15:43

Разил Вәлиев: «Милли мәгарифне үстерү – барлык хакимият органнарының бурычы»
14 июньдә Мәагариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Каралачак төп сорауның мөһимлеген исәпкә алып, анда муниципалитетлар дәрәҗәсендәге депутатлар, шәһәр һәм районнардан башкарма комитетлар вәкилләре, мәгариф өчреждениеләре җитәкчеләре чакырылган иде. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, берничә район советының комиссия рәисләре һәм комитет каршындагы Экспертлар советы әгъзалары катнашты.

Утырышны ачып, Разил Вәлиев милли мәгариф торышында халыкның милли үзенчәлеге ачык чагыла. “Милли мәгарифне үстерү барлык дәрәҗәдәге хакимиятнең уртак бурычы булып тора, - дип билгеләп үтте ул. – Безнең күп милләтле республикабызда бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирелә. Милләт буларак юкка чыгасыбыз килми икән – без беренче чиратта милли мәгарифне сакларга һәм үстерергә тиеш. Чөнки аннан башка милли мәдәният та, тел дә, гореф-гадәтләребез дә булмаячак”.

Разил Вәлиев соңгы вакытларда кайбер авылларда милли мәктәпләр ябылу кыркынычы турында халыктан шикаятьләр килүенә аптыравын белдерде. “Җирле хакимият органнарының мондый төпсез карарларын аңлап та, кабул итеп тә булмый – диде ул. – Соңгы бер ай эчендә генә дә Әлки, Биектау һәм Яңа Чишмә районнарыннан шундый эчтәлекле өч хат килде. Республика җитәкчелегенең милли мәктәпләрне аеруча татар авылларындагы мәктәпләрне, япмаска тырышу турындагы карары була торып та шундый хәлләр булуы борчылу тудыра”.

“Татарстанда милли мәгарифне үстерү турында” нотык белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Ул сөйләгәнчә, милли мәгарифне, телләрне һәм мәгарифне саклап калу һәм үстерү хакимият белән җәмгыять үзара хезмәттәшлек иткәндә генә нәтиҗәле булырга мөмкиню. Милли мәгарифнең төп проблемаларын санап китеп, министр кайбер планнар белән уртаклашты. Аның фикеренчә, шәһәр мәктәпләрендә милли мәгариф буенча директор урынбасары берәмлеге кертеләчәк, милл кадрлар әзерләүче ресурс үзәкләре ачылырга тора, ТР Фәннәр академиясе каршында Милли мәгариф институты оештырыла, Халыкара татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе гамәлгә куелачак.

Фикер алышуларда комитет каршындагы Экспертлар советы әгъзалары Индус Таһиров һәм Фәндәс Сафиуллин катнаштылар. Алар милли мәктәпләр челтәрен киңәйтергә, әлеге сорауны Дәүләт Советы утырышында һәм, ихтимал, Бөтендөнья татар конгрессы җыенында тикшерергә тәкъдим иттеләр.

Сөйләшүгә нәтиҗә ясап, Дәүдәт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова утырышта әйтелгән тәкъдимнәрнең өйрәнеләчәген һәм карарга кертеләчәген хәбәр итте.

Утырышта башка сораулар да каралды.


Дәүләт Советы матбугат үзәге
Андрей Данилов фотолары


Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.