Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото













Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы 22 июньдә була

15 июнь 2017, 13:31

Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы 22 июньдә була
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы 22 июньдә булачак. Бу хакта карар бүген Президиум утырышында кабул ителде. Көн тәртибенә 35 мәсьәлә тәкъдим ителә. Аларның унтугызы - республика законнары проектлары, уникесе - федераль закононнар проектлары һәм регионнарның закон чыгару инициативалары.

Көн тәртибен тикшерә башлардан элек Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларына соңгы вакытларда республикада булган төп чаралар турында мәгълүмат бирде. Ул бу җәйне “сәяси яссылыктан караганда бик актив” дип атады. Парламент башлыгы Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге берләшмәсе дәүләтләренең Казанда узган икътисадый саммитын һәм БРИКС төркеме илләренең Кытайда узган сәяси партия һәм иҗтимагый оешмалар форумын иң мөһим вакыйгалар дип атады.

Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында 19 республика законнары проектлары каралачак. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үзенең чыгышында беренче укылышка 15 закон проекты чыгарылуын хәбәр итте. Алар арасында “2016 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында”, “2016 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында”, “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкалары билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” һәм “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм башка закон проектлары бар.

Икенче укылышка дүрт закон проекты чыгарыла. Алар азык-төлек куркынычсызлыгы, республиканың Җир кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасында медицина айныткычлары эшчәнлеген оештыруга кагылышлы.

Шулай ук парламент утырышында Хисап палатасының узган елдагы эшчәнлеге хакында хисап тыңлау, Татарстан Республикасы Конституция судына судьялар сайлау ниятләнә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары