Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Фәрит Мөхәммәтшин Азия һәм Африка халыклары белән хезмәттәшлек комитеты составына керде

15 июнь 2017, 18:13

Фәрит Мөхәммәтшин Азия һәм Африка халыклары белән хезмәттәшлек комитеты составына керде
Бүген Мәскәүдә Азия һәм Африка халыклары белән хезмәттәшлек һәм бердәмлек Россия комитеты (РКССАА) конференциясе узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, чит ил партнерлары белән үзара мөнәсәбәтләр төзү бөенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Конференциядә Фәрит Мөхәммәтшинны РКССАА советы составына кертү турында карар кабул ителде.

Парламент җитәкчесе үзенең чыгышында: "Азия партнерлары белән үзара бәйләнеш икеяклы нигездә һәм "Россия - Ислам Дөньясы" стратегик Группасы мәйданнарында үсеш ала, дип белдерде. Татарстанның Азия һәм Африка дәүләтләре белән гуманитар бәйләнешләр, мөселман киносы фестивале, иҗтимагый оешмалар һәм иҗади берләшмәләр белән аралашу нигезендә дә төзелә.

Белешмә өчен. Азия һәм Африка халыклары белән хезмәттәшлек һәм бердәмлек Россия комитеты - иҗтимагый оешма, РФ һәм Африка, Азия дәүләтләре арасында дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуда зур роль уйный. Ул үзенең эшен СССР да - 1956 елда башлап җибәрә. Совет чорында, 1970-1980 елларда, КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев булганда, шулай ук Азия һәм Африка илләре белән хезмәттәшлек һәм бердәмлек Совет комитеты президиумы составына кергән чакта Татарстан оешма эшчәнлегенедә актив катнаша.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте