Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





















Португалия Республикасы Җыелышы Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш: «Татарстан – бик кызыклы, алдынгы регион»

18 июнь 2017, 17:00

Португалия Республикасы  Җыелышы Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш: «Татарстан – бик кызыклы, алдынгы регион»
Бүген Татарстан Дәүләт Советында республиканың парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Португалия Республикасы Җыелышы (парламенты)җитәкчесе Эдуарду Ферру Родригеш җитәкчелегендәге рәсми делегация белән очрашты.

"Сезнең белән очрашу, агымдагы сораулар буенча фикер алышу һәм яраткан Португалия командасы өчен җан ату - безнең өчен зур дәрәҗә, - дип сәламләде Фәрит Мөхшммәтшин кунакларны. - 2018 елда футбол буенча Дөнья Чемпионатын һәм Конфедерацияләр Кубогы матчларын уздыру, аралашу өчен сирәк очрый торган мөмкинлек, дип уйлыйм. Спорт безне якынайта".

Парламент җитәкчесе кыскача гына Татарстанның иҗтимагый-икътисади потенциалы турында сөйләде.

"Без беләбез, сездә, Россиядәгегә караганда, муниципаль берәмлекләргә зуррак вәкаләтләр һәм хокуклар бирелгән. Хәзер федераль үзәк белән безнең муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтләрен һәм салым базасын арттыру буенча эш алып барыла", - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Португалиягә сәфәреннән соң, бу илнең муниципаль берәмлекләр белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнергә кушканын да җиткерде.

Җавап сүзләре белән Родригеш чыгыш ясады. Ул депутатларга җылы каршы алганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. "Татарстанда булу - безнең өчен зур дәрәҗә. Әлбәттә, футбол мөһим, ләкин халыкларның дустанә мөнәсәбәте зуррак әһәмияткә ия", - дип белдерде ул.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Родригешка җылы сүзләре һәм Татарстанга карата хөрмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

"Бүген күп кенә сораулар турында фикер алышырга мөмин булыр, дип уйлыйм. Көннең икенче яртысында республика Президенты белән очрашабыз. Ул Португалиягә сәфәре турында бик күп сөйләде. Ә кичен яхшы кәеф белән футбол матчына барабыз", - диде Татарстан Парламенты җитәкчесе.

Искәртеп үтәбез, Парламент башлыгы Эдуарду Ферру Родригеш җитәкчелегендәге Потругалия делегациясе эшлекле сәфәр белән кичә Казанга килде. Родригеш Конфедерацияләр Кубогы уеннарының Потругалия-Мексика матчында милли футбол командасы өчен җан ата. Кунаклар тарихи һәйкәлләрдә - Зөя утравында, Казан Кремлендә булырга җыеналар, һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу көтелә. "

"Татар-информ" МА язөмасы буенча

Андрей Данилов фотолары