Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Конституция судына судьялар расланды

22 июнь 2017, 10:34

Конституция судына судьялар расланды
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында Конституция судына судьялар итеп Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Фәридә Волкова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Мостафина сайландылар.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин әлеге кандидатларның республикада күптәннән билгеле шәхесләр булып, үз һәнәрләрен барлык нечкәлекләре белән белүче тәҗрибәле юристлар булуын әйтте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары