Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Леонид Якунин: “Бюджет планлаштырган күләмдә тормышка ашырылды”

22 июнь 2017, 11:28

Леонид Якунин: “Бюджет планлаштырган күләмдә тормышка ашырылды”
Бүген ТР Дәүләт Советының 29 нчы утырышында депуталар беренче укылышта һәм тулысынча “2016 нчы елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында”гы 350-5 нче номерлы закон проектын кабул итте.

Республиканың узган елгы бюджеты үтәлеше хакында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты.

Аның сүзләренә караганда 2016 елда Татарстан бюджетының иң саллы өлешләре “Илкүләм икътисад” (65,9 млрд,), “Мәгариф” (45,6 млрд) һәм “Сәламәтлек” (34,8 млрд ) юнәлешләренә тотылган.

Узган ел республикада “Социаль сәясәт” өлкәсенә 23,6 миллиард сум акча юнәлдерелгән. Консолидацияләнгән бюджет буенча исә бу сумма 25 млрд сум тәшкил иткән. Моңа социаль тәэмин оешмаларын тәртиптә тоту да керә. Бу исә, үз чиратында, республиканың халык алдында адреслы социаль ярдәмне үтәвен тәэмин иткән.

Моннан тыш “юл хуҗалыгы” юнәлешенә – 29,9 млрд сум, “авыл хуҗалыгы” тармагына – 21,6 млрд сум, “мәдәният, кинематография”гә – 11,1 млрд сум, “яшьләр сәясәте"нә – 2,1 млрд сум, “физик культура һәм спорт”ка – 5 млрд сум, “массакүләм мәгълүмат чаралары”на – 1,3 млрд сум, “тирә-як мохитне саклау”га тотылган акча 376 миллион сум тәшкил иткән.

Парламентның бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, 2016 елда Татарстан бюджетының кертем өлеше 220,2 млрд сум тәшкил иткән. Бу исә, бюджет планының беренче варианты 137,1 процентка, ә кабул ителгән соңгы варианты 102,7 процентка үтәлгән дигән сүз.

Кертемнәрнең 51 проценты федераль бюджетка, калганы исә республика бюджетына юнәлдерелгән. Таможня түләүләре һәм социаль фондларга күчермәләр белән бу сан 66 һәм 34 процент тәшкил итә.

Леонид Якунин әйтүенчә, иктисади кризис шартларында да төбәк икътисадыннан федераль бюджетка салымнардан булган кертемнәр күчерелгән. Федераль бюджеттан бирелгән 1 сумга республика халкы 8,1 сум күләмендә салым кайтарган. Төп салымнар: кертемгә салым, НДФЛ, милеккә салым, акцизлар күләме үскән. Нәтиҗәдә, 2015 ел белән чагыштырганда, узган ел бюджет кертемнәре 16,3 млрд сумга артыграк булган.

Бюджетның барлык өлкәләренә дә бурычларны кайтару буенча зур эш башкарылган. Шулай булуга да карамастан, төбәк бюджетын формалаштыра торган салымнар буенча бурычлар күләме 43,1 процентка арткан.

“Быел бурычларны вакытында түләтү өчен салым һәм салым булмаган керемнәр админстраторларына бөтен көчләрен куярга кирәк”, - диде Леонид Якунин.

Комитет рәисе чыгымнарны оптимальләштерергә кирәклеген дә билгеләп үтте. “Бюджетны тиешенчә файдалану, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру 2016 ел бюджетын баланслауга ярдәм итте. Бюджет планлаштырган күләмдә тормышка ашырылды. Бөтен санаулар да тышкы тикшеренүләр һәм Хисап палатасы нәтиҗәләре белән расланган”, - дип нәтиҗә ясады Леонид Якунин.

“Татар-информ” МА язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары