Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында законга үзгәрешләр кертелә

22 июнь 2017, 13:53

Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында законга үзгәрешләр кертелә
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында фикерләштеләр. Закон проектын республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов тәкъдим итте.

Әлеге закон проекты гамәлдәге законының аерым нигезләмәләрен аныклау максатыннан эшләнгән.

Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясындагы 2 өлешнең 4 пункты нигезендә әлеге закон мәдәни-массакүләм чараларны үткәрү белән бәйле гамәлләргә кагылмый.

Хокукый төгәллек принцибын гамәлгә ашыруны тәэмин итү һәм төрлечә аңлатылу мөмкинлеген юкка чыгару максатыннан закон проекты тарафыннан тамашалы мәдәни чараларны, рәсми физкультура һәм спорт чараларын да аңлата торган массакүләм мәдәни чара төшенчәсе ачып бирелә.
.

Профиль комитет тәкъдимен искә алып депутатлар закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары