Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме арта

22 июнь 2017, 14:51

Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме  арта
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы законының 6 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проекты каралдыү Ул торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күләмен арттыруны күздә тота.

Закон проектын республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов тәкъдим итте.

Закон проекты нигезендә яшь гаиләләргә дәүләт ярдәменең максималь күләмен торак бәясенең Татарстан Республикасында торакның гомуми мәйданыннан бер квадрат метрның уртача базар бәясеннән һәм торакның гомуми мәйданы күләменнән исәпләп чыгарылган 60 процентын тәшкил итә торган итеп арттыру тәкъдим ителә. Ике кешедән торучы яшь гаилә өчен мондый мәйдан 42 квадрат метр, өч яки аннан артыграк кешедән торучы яшь гаилә өчен - кеше башына 18 квадрат метр тәшкил итә.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2016 елның 22 декабрендәге 1003/пр номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы буенча торакның гомуми мәйданыннан бер квадрат метрның бәясе 2017 елның I кварталына 35 079 сум күләмендә билгеләнгән. Шулай итеп, дәүләт ярдәме күрсәтүнең тәкъдим ителә торган тәртибе нигезендә ике кешелек гаилә дәүләт ярдәмен 883 990 сум күләмендә, өч кешелек гаилә – 1 136 559 сум күләмендә, дүрт кешелек гаилә – 1 515 412 сум күләмендә ала алачак.

1999 елдан алып 2007 елга кадәр Татарстан Республикасының 2443 номерлы Законында каралган дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга акчалар Татарстан Республикасы бюджеты һәм җирле бюджетлар акчалары исәбенә формалаштырылды. 2007 елдан башлап Законның дәүләт ярдәмен Татарстан Республикасы бюджеты акчлары исәбенә финанслау өлешендәге нигезләмәләре ел саен туктатылып торалар, дәүләт ярдәме исә дәүләт ярдәмен алдарак алган яшь гаиләләрдән кайтарылучы акчалар исәбенә күрсәтелә.

Министр финансларны бүлүнең тәкъдим ителә торган тәртибе торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәмен алган яшь гаиләләрнең санын арттырырга ярдәм итәчәк, дип белдерде. Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары