Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелә

22 июнь 2017, 15:09

Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелә
Бүген ТР Дәүләт Советының 29 нчы утырышында “Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты кабул ителде. Аны депутатларга Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева тәкъдим итте.

Закон нигезендә, Татарстанда туган балаларга әти-әниләр бала исемендә цифрлар, хәрефле-цифрлы билгеләрне, саннарны, “дефис” билгесеннән тыш башка символларны һәм хәреф булмаган тамгаларны яисә аларның теләсә нинди кушылмаларын, йә сүгенү сүзләрен куллану, рангларны, вазыйфаларны, титулларны күрсәтү рөхсәт ителми. ЗАГС органнарына мондый исемне балага теркәү тыела.

Баланың икеләтелгән фамилиясе иң күбе дефис аша кушылып язылган сүздән торырга мөмкин.

Закон проекты нигезендә, балага атасының исеме (отчество), ата-ана ризалыгы белән милли традицияләр нигезендә, “улы” (ир бала өчен) сүзе, “кызы” (кыз бала өчен) сүзе өстәү юлы белән бирелергә мөмкин дигән нигезләмә сакланып кала.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары