Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Юрий Камалтынов: "Депутатлар корпусының җавап­лылык хисе елдан-ел арта. Бу эшнең нәтиҗәлелеген­дә дә чагыла"

10 июль 2017, 17:01

Юрий Камалтынов: "Депутатлар корпусының җавап­лылык хисе елдан-ел арта. Бу эшнең нәтиҗәлелеген­дә дә чагыла"
“Казан һәм Мәскәү арасындагы шартнамә ул – республикада яшәүчеләр­нең күпчелеге өчен дөрес юнәлештә хәрәкәт итүе­без һәм, шул исәптән федераль үзәк тарафыннан безне ишетүләре, аңлау­лары, ярдәм күрсәтүләре билгесе”, – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов. “Бердәм Россия” партия­сенең Татарстан парламентындагы фракциясе­нең бу елның беренче яртысында башкарган эше турында сөйләгәндә, ул шартнамә турында да фикерен әйтте.

Фракция җитәкчесе сүз­ләренә караганда, депутатлар корпусының җавап­лылык хисе елдан-ел арта. Бу эшнең нәтиҗәлелеген­дә дә чагыла. “Бердәм Россия” пар­тиясе тарафдарлары Дәү­ләт Советында күп­че­лекне тәшкил итә. Бүген республика парламентында башкарган эшнең барысы да диярлек безнең тарафтан эшләнә, утырышларда раслана. Әлеге күзлектән караганда, алдан ук өс­тен­лекле юнәлешләр­не бил­геләп, эшне әнә шул еллык план нигезендә оештыру отышлы булып санала”, – диде Юрий Камалтынов. Аның сүзлә­ренә караганда, фракция вәкилләре республика парламенты комитетлары белән килешеп эшли. “Комитет вәкил­ләре партия тарафдарлары булып тора, шуңа күрә ике арада эшне оештыруга бәйле кыенлыклар юк”, – диде фракция җитәкчесе. Ул координация советы эшен дә югары бәяләде.

Матбугат очрашуында Дәүләт Советы Рәисе урынбасарыннан элмә такталарны Татарстанның ике дәү­ләт телендә – татарча һәм русча язмаган эш­мә­кәрләрне җа­ваплылыкка тарту турындагы закон проекты хакында да сорадылар. Билгеле булганча, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кибет-кафеларда­гы элмә такталарны ике дәүләт те­лендә язмаган эш­мә­кәр­ләргә җәзаны кырыслатырга тәкъдим итте. Бу хакта закон проектын әзер­ләгәннәр дә инде. Эшмәкәр­ләргә штраф белән яныйлар. “Замана болай да катлаулы бит, бизнес вәкил­ләрен кем яклар?” – дип кызыксындылар Юрий Камалтыновтан. Фракция җитәкчесе фике­ренчә, гамәлдәге законнар нигезендә барысы да дөрес. “Барлык элмә такталар да ике дәүләт телендә булырга тиеш. Иртәме-соңмы әлеге эшне башкарырга кирәк. Эшмәкәр­ләр­не шунда ук админис­тратив җаваплылыкка тарта башлаячаклар дип уйламыйм, аларга вакыт би­рергә кирәк. Без дә әлеге юнәлештә ярдәм итәргә риза. Әмма бизнес вәкилләре үзләре дә аңларга тиеш: закон бозарга ярамый. Бу эшне кичә эшләмәгәнсең икән, бүген үзеңә үпкәлә”, – диде ул.

Юрий Камалтыновтан шартнамә турында да сорадылар. “Соңгы арада бу уңайдан төрле фикерләр ишетелә. Аның әһәмияте ул дәрәҗәдә үк зур түгел, дип әйтүчеләр дә бар. Бу мәсьәләнең хокукый һәм сәя­си ягы бар. Хокукый күзлектән караганда, без Татарстан Россия Федерациясе белән берләшкән дәүләт булып тора, дип килешү төзедек. Татарстан Конституциясе гамәлдә булу, Татарстан Конституциясен Россия Федерациясе тарафыннан тану моны раслый. Шул исәптән, Президент статусы, телләрне өйрәнү кебек мөһим сораулар хәл ителә. Шартнамә булмаса, сәяси аңлашыл­маучанлыклар килеп чыгачак”, – диде ул. Депутат, Татарстанда яшәүче Россия гражданины буларак, до­кументның гамәлдә булу вакыты алга таба да озайтылачак дигән ышаныч та белдерде.

“Ватаным Татарстан”, /№ 99, 11.07.2017/

Андрей Данилов фотолары