Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











Хафиз Миргалимов«КПРФ – Казан» командасын тәбрикләде

10 июль 2017, 17:10

Хафиз Миргалимов«КПРФ – Казан» командасын тәбрикләде
Бүген Дәүләт Советында узган КПРФ фракциясе утырышында партия­нең төбәк бүлекләре командалары арасында мини-футбол буена Бө­тенроссия турнирында икенче урын­ны яулаган “КПРФ-Казан” футбол командасы әгъзаларын бүләк­ләү булды.

 
Фракция җитәкчесе Хафиз Мир­­галимов һәвәскәр команда фут­болчыларына дипломнар, истә­лекле медальләр тапшырып, партия үзәк органнарының сәясәткә һәм сайлау эшенә зур игътибар биреп килүе белән беррәттән, Россия коммунистлары арасында спорт хәрәкәтен дә актив төстә үстерүен билгеләп үтте. “Безнең өчен кешеләрнең сәяси активлыгы да, физик сәламәтлеге дә бик мөһим, – диде КПРФның Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе. – Ә инде спорт – сәламәтлек саклауда төп чараларның берсе”.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте