Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Дәүләт Советының утызынчы утырышы ачылды

11 июль 2017, 10:39

Дәүләт Советының утызынчы утырышы ачылды
Бүген сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышы ачылды. Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган чарада Татарстан Республикасы Проезиденты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнаша.


Президиум утырышның көн тәртибенә 21 мәсьәлә чыгарган иде. Көн тәртибен тикшерү барышында депутатлар Светлана Захарова, Леонид Якунин, Шакир Яһүдин, Артем Прокофьев, Хафиз Миргалимов республика законнары проектларына һәм федераль законнарга кагылышы өстәмә сораулар кертергә тәкъдим иттеләр. Николай Рыбушкин исә Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан Россия Федерациясе Президенты исеменә мөрәҗәгать итү тәкъдиме белән чыкты.

Нәтиҗәдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.
2. “Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” 363-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
3. “Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законны гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 349-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
4. “Татарстан Республикасында архив эше турында” 344-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
5. “Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 331-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
6. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга мөрәҗәгате турында.
7. “Региональ салымнар буенча недоимка, пенялар һәм штрафлар буенча бурыч түләнүгә ышанычсызлыкны тануга өстәмә нигезләр билгеләү турында” 371-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
8. “Муниципаль вазыйфа биләүне дәгъвалаучы гражданнар, муниципаль вазыйфалар биләүче затлар, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру тәртибе турында” 356-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
9. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 355-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
10. “Муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын, күрсәтелгән затларның билгеләнгән чикләүләрне һәм таләпләрне үтәүләрен тикшерү турында” 369-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
11. “Татарстан Республикасында янгыннан ирекле саклау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 360-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
12. “Янгын куркынычсызлыгы турында” Татарстан Республикасы Законының 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 368-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
13. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 362-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
14. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 113 статьясына үзгәреш кертү турында.
15. 2016 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында доклад.
16. “Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссияләрен төзү турында” 2014 елның 26 ноябрендәге 217-V ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
17. “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 36 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Красноярск өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.
18. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 164078-7 номерлы федераль закон проекты турында (административ җаваплылыкка тарту срогын озайту турында).
19. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.25 статьясындагы 4 өлешенең үз көчен югалтуын тану хакында” 176187-7 номерлы федераль закон проекты турында.
20. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 27.5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 179711-7 номерлы федераль закон проекты турында (исерек хәлдә булган затны административ кулга алу срогын исәпләп чыгару тәртибен төгәлләштерү өлешендә).
21. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 181342-7 номерлы федераль закон проекты турында (вәкаләте булмаган зат тарафыннан идентификация модульләре тараткан, шулай ук элемтә операторына элемтә буенча хезмәт күрсәтү кагыйдәләрендә каралган белешмәләрне бирмәгән яисә вакытында бирмәгән өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).
22. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 18.9 статьясына үзгәреш кертү хакында” 182361-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе территориясе аша транзит үтүнең билгеләнгән тәртибен яки кагыйдәләрен бозып, Россия Федерациясендә булган чит ил гражданына яки гражданлыгы булмаган затка торак урын яки транспорт чарасы биргән яисә башка хезмәтләр күрсәткән өчен җаваплылыкны көчәйтү өлешендә).
23. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 167556-7 номерлы федераль закон проекты турында (капиталь төзелеш объектын аны эксплуатацияләүгә кертүгә рөхсәтсез эксплуатацияләгән өчен җаваплылыкны көчәйтү хакында).
24. “Россия Федерациясендә адвокат эшчәнлеге һәм адвокатура турында” Федераль законның 61 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 177929-7 номерлы федераль закон проекты турында (адвокат гарызнамәсенә җавап бирү вакытын утыз көннән унбиш көнгә кадәр кыскарту хакында).
25. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына базарга ягулыкны чыгару һәм аның әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар кылган өчен җаваплылык өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 206545-7 номерлы федераль закон проекты турында.
26. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 13.3 һәм 13.4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 207009-7 номерлы федераль закон проекты турында (радиоэлектрон чараларыннан һәм югары ешлык җайланмаларыннан файдалану өлкәсендә административ җаваплылыкны төгәлләштерү өлешендә).
27. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә граждан хәле буенча кайбер актларны дәүләт теркәвенә алу өлешендә үзгәрешләр кертү турында” 169353-7 номерлы федераль закон проекты хакында.
28. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына Россия Федерациясе спорт җыелма командалары спортчыларын медик-биологик тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында” 188816-7 номерлы федераль закон проекты хакында.
29. “Акчалата исәп-хисаплар һәм (яисә) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисаплар ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законның 7 статьясына үзгәреш кертү турында” 186057-7 номерлы федераль закон проекты хакында (FIFA кече оешмаларын һәм FIFA товарлар ташучыларын, эшләр башкаручыларын, хезмәтләр күрсәтүчеләрен контроль-касса техникасын куллану йөкләмәсеннән азат итү турында).
30. “Россия Федерациясе Салым кодексының 420 статьясына үзгәреш кертү турында” 204728-7 номерлы федераль закон проекты хакында (FIFA кече оешмалары, “Россия-2018” оештыру комитеты һәм “Россия-2018” оештыру комитетының кече оешмалары белән төзелгән шартнамәләр буенча башкарыла торган түләүләрне иминият кертемнәре түләттерелми торган объектлар исемлегеннән төшереп калдыру турында).
31. “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 217 статьясына үзгәреш кертү турында” 190172-7 номерлы федераль закон проекты хакында (физик затлар кеременә салым салынмый торган керемнәр исемлеген ачыклау турында).
32. “Россия Федерациясе Салым кодексының 88 статьясына һәм 21 бүлегенә үзгәрешләр кертү турында” 204712-7 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясендә сатып алынган товарларны читкә чыгарганда чит дәүләтләр гражданнарына өстәмә бәягә салым суммаларын компенсацияләү турында).
33. Хөкүмәт сәгате: “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнарны гамәлгә ашыру барышы хакында”.
34. Төрлесеннән:
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының халык өчен торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифларның үзгәрүе турында мәгълүматы.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте