Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Элмә такталары – ике дәүләт телендә

11 июль 2017, 16:08

Элмә такталары – ике дәүләт телендә
“Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты тикшерелде. Аны депутатларга ТР Премьер-министры урынбасары — республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәкъдим итте.


Аның нигезендә, элмә такталарда ике дәүләт телендә дә мәгълүмат дөрес бирелмәгән очракта, хокук бозучыларны муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкилләре административ җаваплылыкка тарта алачак.

Закон проекты тулысынча кабул ителде.

"Закон бөтенебезгә дә бер. Татарстанда ике дәүләт теле закон тарафыннан кабул ителгән. Һәрбер офиста, һәрбер бинада ике телдә элмә такталар булырга тиеш", - диде бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат очрашуы барышында.

Аның фикеренчә, элмә такталар мәсьәләсен соңгы арада "бик куерта" башладылар. "Бизнес вәкилләре ике телдә элмә такталар кую кыйммәткә төшә, ди. Бер тактага татар телендә һәм рус телендә язуның бәясе ул кадәр үк түгелдер", - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Татар телен саклау мәсьәләсе - борчый торган мәсьәлә, дип саный парламент җитәкчесе. "Бүгенге көндә ике дәүләт теле турында закон тулысынча үтәлми", - дигән фикердә ул.

“Татар-информ” МА язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары