Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар Советы президиумы утырышында катнашты

13 июль 2017, 16:51

Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар Советы президиумы утырышында катнашты
Бүген Дәүләт Думасында Россия Федерациясенең Закон чыгаручылар советы президиумының утырышы узды. Чарада катнашучылар региональ дәрәҗәдә терроризм һәм экстремизм эшчәнлегенә каршы тору, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уздыруны закон белән тәэмин итү һәм миграция закончалыгын тормышка ашыру мәсьәләләрен карадылар. Утырышта шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

 

2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уздыруны закон белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталганда, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда спорт чараларын уздыруның үз тәҗрибәсе булдырылганлыгын, шул исәптән күптән түгел узган Конфедерацияләр Кубогы-2017 чараларына әзерләнү турында әйтте.

Аның сүзләренчә, Конфедерацияләр Кубогына әзерләнүнең мөһим юнәлеше булып волонтерлар эшен оештыру торган. Турнир белән бәйле барлык эшләрдә 1260 волонтер ярдәм иткән.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Конфедерацияләр Кубогы уеннарын үткәргәндә иминлекне тәэмин иткән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эшен югары бәяләде. «Россиядә 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатын оешкан төстә һәм уңышлы итеп үткәрербез дигән ышаныч бар», – дип белдерде ул.

Моннан тыш ул үз чыгышында Татарстанда аеруча игътибар бирелә торган, төбәк дәрәҗәсендә терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш һәм миграция закончалыгын тормышка ашыру мәсьәләләренә дә тукталды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте