Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында 800дән артык делегат катнашачак

14 июль 2017, 16:28

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында 800дән артык делегат катнашачак
14 июль көнне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Анда әлеге киң колачлы чарага әзерләнү буенча фикер алышу булды.

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды, республика Президенты Указы нигезендә, 2-6 августта үткәрелә. Хәзерге вакытта Дәүләт Советы Рәисе җитәкчелегендә оештыру комитеты (33 кешедән тора) булдырылган. Фәрит Мөхәммәтшин, оештыру комитетының беренче утырышын ачып, съездны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәклеген искәртте һәм оештыру комитетына кертелгән министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләрен әлеге вакыйгага әзерләнү процессына зур җаваплылык белән карарга чакырды.

Бөтендөнья татар конгрессы съезды эшендә барлыгы 800дән артыграк делегатның катнашуы күздә тотыла. 41 чит илдән һәм РФнең 73 субъектыннан кунаклар чакырылган. Форум кунакларын хәләл аш-су белән тәэмин итү оештырылачак.

Съезд делегатлары Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарында яшәүчеләрдә кунакта булачак, шулай ук Болгар тарихи-архитектура комплексы белән танышачак.

“Ватаным Татарстан” газетасы язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары