Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


















Фәрит Мөхәммәтшин яшь гвардиячеләргә яңа проектлар буенча ярдәм итәчәге турында белдерде

19 июль 2017, 17:23

Фәрит Мөхәммәтшин яшь гвардиячеләргә яңа проектлар буенча ярдәм итәчәге турында белдерде
19 июльдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин балалар сәламәтләндерү лагерьлары буенча депутатлык мониторингы кысаларында Казан шәһәренең Залесный бистәсендә урнашкан “Заречье” лагеренда булып, Яшь Гвардия активистлары белән дә очрашты.

“Заречье” лагере быел "Бердәм Россия" партиясе оештырган "Сәламәт киләчәк” проектында җиңүчеләрнең берсе дип табылып, “Әниләр киңәш итә” махсус вымпелына лаек булды. Бүләкне Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Шундый ук вымпеллар тагын иң яхшы биш лагерь җитәкчесенә бирелде.

1963 елда файдалануга тапшырылган “Заречье” лагеренең инфраструктурасы соңгы биш елда төрле программалар, шул исәптән президент программасы ярдәмендә тулысынча диярлек яңартылды. Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев озатуында медицина пунктын, 400 урынлы ашханәне карап чыкты, меню белән танышты һәм шундагы хезмәткәрләр белән аралашты.

Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытка “Заречье” – лицензияле медицина кабинетына ия булган лагерьларның берсе. Киләсе елда ул республиканың бөтен лагерьларында да булачак. “Медпункт белән изолятор бүген һәр җәйге ял учреждениесендә бар, әмма лицензиягә ия булу өчен, медицина корпуслары югары шартларга һәм стандартларга нигезләнеп җиһазландырылырга тиеш”, – диде ул.

Лагерьны карап чыкканнан соң республика парламенты башлыгы “Яшь гвардия” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге активы һәм җирле бүлекләренең лидерлары белән очрашты.

“Яшьләр белән эшләү, "Бердәм Россия" партиясенең яшьләр бүлеге – Яшь Гвардиянең сәяси һәм иҗтимагый йогынтысын көчәйтү – безнең өчен бик мөһим һәм актуаль бурыч”, – диде яшьләр белән аралашканда Фәрит Мөхәммәтшин.

Оешманың республика штабы җитәкчесе Динар Бариев әйтүенчә, иҗтимагый яшьләр оешмасы җирле бүлекләргә ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә йөз тотып эш итә. Хәзерге вакытта алар барлык 43 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында булдырылган. “Кызганыч, муниципалитетлардагы партия Секретарьлары Яшь Гвардия эшчәнлегенә игътибар белән карамый. Башкарма комитетлар белән төзелгән килешүләр нәтиҗәсендә уңай үзгәреш күзәтелә, әмма әлегә җитәрлек дәрәҗәдә түгел", – диде Динар Бариев.

2017 елның беренче яртыеллыгында Апас, Буа, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән җирле бүлекләре үзләрен яхшы яктан күрсәтте, ә иң түбән активлык – Әлки, Биектау, Балык бистәсе, Сарман һәм Ютазы бүлекләрендә.

Яшь гвардиячеләрнең тагын бер мөһим юнәлешләренең берсе буларак Динар Бариев проект эшчәнлеген атады. Хәзерге вакытта Татарстаның Яшь Гвардиясе 3 республика һәм 5 федераль проектны тормышка ашыра. Быел җирле бүлекләрнең яшьләр проектлары һәм программалары буенча конкурс та үткән, анда 45 җирле бүлекнең 31е катнашкан. Презентацияләрне тәкъдим итү нәтиҗәләре буенча 11 җирле бүлек җиңүче дип табылган. Хәзер яшь гвардиячеләр яңа проектларын тормышка ашыру өчен партнерлар һәм меценатлар эзлиләр.

Конкурста җинүчеләрнең берсе, Алабуга җирле бүлеге җитәкчесе Ольга Зайцева “Экогород” проекты турында сөйләде. “Без кулланылган батарейкаларны һәм энергияне саклый торган лампаларны җыеп, соңыннан аларны утильләштерүне оештыру эше белән шөгыльләнергә ниятлибез. Моннан тыш, Пионер яшьләр паркы территориясендә экомәйданчыклар булдырып, һәркемгә кошларга ел әйләнәсе җим бирү мөмкинлеге дә тудырырга җыенабыз”, – дип сөйләде ул. Бүгенге көндә бу проект кысаларында Яшь Гвардиянең Алабуга җирле бүлеге әгъзалары ике экокичә үткәреп, парк территориясе һәм Тойма елгасы ярын тәртипкә китергәннәр.

“ПолитЗавод” иҗтимагый-сәяси проектында җинүчеләрнең берсе, Европа Советында стажировка үткән Альбина Шакирова республиканың һәр муниципаль районында яшьләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын булдырырга тәкъдим итте. “Аларны мондый тәртип буенча расларга тәкъдим итәбез: башта яшьләр праймеризы, аннары ачык рәвештә сайлаулар үткәрергә, ә статусны ныгыту өчен – муниципаль район башлыкларына сайланган кандидатларны үзләренең яшьләр эшләре буенча ярдәмчеләре итеп билгеләргә”, – дип күзаллавы белән уртаклашты Альбина Шакирова.

Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, инициативаны уңай бәяләде һәм әлеге мәсьәләне Татарстаның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән берлектә җентекләп өйрәнерү кирәклеге турында да әйтте.

“ПолитЗавод” проекты координаторы Яна Сирюкова яшьләрнең эш табуда кыенлыклары барлыгы турында сөйләп, бу мәсьәләне хәл итү максатында яңа проект тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин дә шушы сорауның актуальлеген билгеләп үтте. “Күп төрле белгечләрне: юристлар, табиблар, инженерларны укытып чыгарабыз чыгаруын, тик шулай да аерым тармакларда яшьләр арасыннан белгечләр барыбер җитми. Минемчә, сезнең проектка ихтыяҗ булачак, аны социаль челтәрләрдә танытырга кирәк. Хәер, һөнәр сайлау эшен гаиләдән башларга кирәк”, – диде ул.

Яшь Гвардия республика штабы әгъзалары "Безнең Заман Геройлары" Республика Премиясе, Татарстан яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга багышланган җәмәгать тыңлаулары турында сөйләделәр.

Журналистлар белән әңгәмә барышында Фәрит Мөхәммәтшин республикада яшьләр сәясәтенең яңа юнәлешләрен дә телгә алды. “Яшь Гвардия”нең җитәкчелек составы яңарды, бүген яшьләр үз проектларын тәкъдим итте, мин аларда кызыксыну күрдем, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе, – хәзерге вакытта без яшьләр сәясәте концепциясең формалаштыру буенча эшлибез. Мин очрашуда катнашучыларга, документка нәрсәләр өстәргә һәм нәрсәләрне эшләп бетерергә кирәк, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем һәм бик кызыклы тәкъдимнәр ишеттем”.

Линар Закиров, Алинә Сысоева, Дәүләт Советы матбугат хезмәте