Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото













Бөтендөнья татар конгрессының VI съезд делегатларын Татарстанның инвестицион һәм икътисади мөмкинлекләре белән таныштырачаклар

20 июль 2017, 14:18

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезд делегатларын Татарстанның инвестицион һәм икътисади мөмкинлекләре белән таныштырачаклар
20 июльдә Татарстан Дәүләт Советында Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының икенче утырышы узды.

“Беренче утырыштан бирле әзерлеккә бәйле шактый эш башкарылды. Без финиш сызыгына якынлашабыз, бүген чараны оештыруга бәйле сораулар буенча тагын бер кат фикер алышырга кирәк”, – диде Дәүләт Советы Рәисе, оештыру комитеты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.

Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды Казанда 2-6 августта узачак. Аның эшендә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 800гә якын кеше катнашыр дип көтелә.

Конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров төбәкләр белән сөйләшүләр ахырга якынлашуын, аннары төгәл исемлек билгеле булачагын җиткерде. Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев җыенга бәйле мәдәни чаралар турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин республика һәм бөтен татар халкы тормышында мөһим булган әлеге иҗтимагый-сәяси чараны югары дәрәҗәдә оештырырга кирәклеген ассызыклады.

“Ватаным Татарстан” газетасы язмасы буенча