Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

















Дәүләт Советында Смитсон институтын тәмамлаучылар кунак булды

20 июль 2017, 18:26

Дәүләт Советында Смитсон институтын тәмамлаучылар кунак булды
20 июльдә белем бирү туры кысаларында Смитсон институтының (Вашингтон, АКШ) чыгарылыш укучылары Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлеге белән таныштылар.

Экскурсия "National Geographic" журналы оештырган белем бирү туры кысаларында узды. Пекинда башланган маршрут Мәскәүдә тәмамланачак. Ике атна дәвамында Смитсон институтын тәмамлаучылар Улан-Батор (Монголия), Иркутск, Екатеринбург шәһәрләрен күрергә өлгерде инде, ә бүген төркем Татарстанга килеп җитте.

Казан һәм Дәүләт Советы экскурсия маршрутында үзәк урынны алып тора. Кунаклар әйтүенчә, аларны Татарстанның истәлекле урыннарыннан кала, республиканың сәяси тормышы да кызыксындыра.

Экскурсия барышында институтның чыгарылыш укучылары Парламент үзәге белән Парламентаризм музеен карап, Дәүләт Советы эшчәнлеге белән таныштылар.

Алинә Сысоева, Дәүләт Советы матбугат хезмәте