Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

















Дәүләт Советы депутатлары торак төзелеше өлкәсендәге законнарны камилләштерү яклы

06 сентябрь 2017, 14:20

Дәүләт Советы депутатлары торак төзелеше өлкәсендәге законнарны камилләштерү яклы
6 сентябрьдә ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты Казан шәһәр думасының шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык комиссиясе белән уртак утырыш үткәрде. Депутатлар төп сорау итеп торак төзедеше өчен бүлеп бирелгән җирләрне инженерлык инфраструктурасы объктлары белән тәэми итүне карап тикшерделәр.

Утырыш алдыннан депутатлар Осиново бистәсендә төзелүче “Салават күпере” торак комплексында булдылар һәм анда берничә әзер фатир белән таныштылар. Алар төзелеш эшләренең югары сыйфатлы, тирә-якның әзерлекле булуын билгеләп үттеләр. Шулай ук депутатлар катнашында Айрат Арсланов урамындагы бер өйдәге 250 фатирның ачкычларын яңа хуҗаларына тапшыру тантанасы булды.


Уртак утырышның ачылышында чыгыш ясап, парламент комитеты рәисе Рафис Борһанов Татарстанның комплекслы төзелеш системасына күчүененең уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләп үтте. Аның фикренчә, мондый ысул яңа җирләрне һәм яклап үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Утырышта шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, комитет рәисе урынбасары Марат Галиев, депутатлар Тәлгать Абдуллин һәм Артем Прокофьев, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Утырыш йомгаклары буенча уртак карар кабул ителде.

Матбугат хезмәте