Дәүләт Советының яңалыклары
Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” волейболчыларына Россия чемпионатында уңышлар теләде
06 сентябрь 2017, 23:38
6 сентябрь көнне, яңа волейбол сезоны һәм Россия чемпионаты ачлыры алдыннан, Казанның волейбол үзәгендә Европаның иң көчле командасы саналган “Зенит-Казан”ны тәкъдим итү чарасы булды. Команданың җанатарлары, волейбол сөючеләр һәм журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстанның Волейбол федерацмясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Спортчыларга алдагы Россия чемпионатында уңышлы чыгышларга хәер-фатиха биреп, Фәрит Мөхәммәтшин аларга спорт дөньясында республиканың абруен күтәрүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең тырышлык белән волейбол Татарстанда иң популяр спорт төрләренең берсенә әйләнде, - диде ул. – Татарстанның волейбол командалары Россия һәм Европа турнирларында иң югары урыннаргы лаек булганнар икән – боларның барысы да сезнең гаять зур хезмәтегез нәтиҗәсе. Без сезгә ышанабыз һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз”.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин кайбер уенчыларга һәм команданың баш тренерына “алтын” майкалар тапшырды.
Матбугат хезмәте
|
|
|