Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
































Татарстан Дәүләт Советы делегациясе Кабарда-Балкар Республикасында

08 сентябрь 2017, 20:35

Татарстан Дәүләт Советы делегациясе Кабарда-Балкар Республикасында
Бүген парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Советы делегациясе рәсми визит белән Кабарда-Балкар Республикасына килде. Республика башкаласы – Нальчик шәһәрендә Кабарда-Балкар һәм Россия халыкларының берләшүенә 460 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды.

Татарстан парламент вәкилләренең рәсми визиты Кабарда-Балкар Республикасының Парламент Йорты белән танышудан башланды. Аннан соң Парламент Президиумы әгъзалары белән очрашу үтте.

«Татарстан, әлбәттә, Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәге, ә Казан – илебезнең танылган башкалаларыннан берсе, шуңа күрә сездән күпкә өйрәнергә була. Бездә, иң беренче чиратта, Татарстан белән хезмәттәшлек итәрлек кызыклы тәкъдимнәр бар», – дип белдерде Кабарда-Балкар Республикасының Парламент Рәисе Татьяна Егорова.

Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, Кабарда-Балкар Республикасын Кавказның тотрыклы төбәкләреннән берсе дип атады.

Парламентта шулай ук Татарстан Хисап палатасы һәм Кабарда-Балкар Республикасының Контроль-хисап палаты арасындагы хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Татьяна Егоровага Татарстан Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесен тапшырды.

Бүген шулай ук Татарстан һәм Кабарда-Балкар парламентлары комитеты җитәкчеләренең очрашуы узды. Депутатлар икътисад өлкәсендәге норматив-хокукый база эшләнеше, социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгарифкә кагылышлы күп мәсьәлә буенча фикер алышты.

Көннең икенче яртысында Татарстан делегациясе Кабарда-Балкар һәм Россия халыкларының берләшүенә 460 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашты. Чарага шулай ук Россия Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко да килгән.

Татарстан җитәкчелеге исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин да истәлекле вакыйга белән тугандаш республиканың күпмилләтле халкын тәбрикләде. Ул Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коковка Татарстан дәүләт бүләген – «Дуслык» орденын тапшырды.

Линар Закиров, Дәүләт Советы матәбугат хезмәте

Андрей Данилов фотолары