Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең вәкилләре социаль хәл хакында фикерләште

11 сентябрь 2017, 14:56

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең вәкилләре социаль хәл хакында фикерләште
Бүген В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында Татарстан Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе составындагы «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең утырышы үтте. Чарада республика Дәүләт Советы рәисенең урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Римма Ратникова, Дәүләт Советы Сәркатибе Лилия Маврина, республика парламенты депутатлары, шулай ук башкарма хакимият вәкилләре катнашты.

«Без кабул иткән кануннар, чыннан да, халык файдасына булсын һәм башкарылган хезмәтебез үзебезгә канәгатьлек хисе бирсен өчен дәүләт хакимияте органнары белән бергә эшләү юлларына игътибар итәргә кирәк», – диде Татьяна Ларионова.

«Гражданнарны кабул иткәннән соң депутатның башкарма хакимият вәкилләренә мөрәҗәгать итә алуы мөһим, – дип ассызыклады Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова. – Бер генә минутка да Татарстан Президенты өндәгәнчә эшләргә, ягъни, бердәм командада нәтиҗәле эш күрсәтеп, республика алдында торган күләмле проектларны чишергә кирәклеген онытмыйм. Бөек Россияне безнең Татарстан кебек бөек төбәкләр ясый. Бу – минем өчен төп принцип".

Очрашу ахырында Татьяна Ларионова республикада үтәчәк "Ныклы гаилә – укучыларны социальләштерү нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр" ата-аналар форумына әзерлек турында хәбәр итте. Әлеге чарада, беренче чиратта, нык гаилә принципларын булдыру турында фикер алышачаклар.

Линар Закиров, Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Андрей Данилов фотолары