Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Фәрит Мөхәммәтшин: «Казанда халыкара мөселман киносы фестивален уздыру ислам дөньясы белән мәдәни багланышларны ныгытуга зур өлеш кертә”

11 сентябрь 2017, 19:24

Фәрит Мөхәммәтшин: «Казанда халыкара мөселман киносы фестивален уздыру ислам дөньясы белән мәдәни багланышларны ныгытуга зур өлеш кертә”
М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы башланып китте. Кинофестиваль тамашачысын һәм кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

 Республика парламенты башлыгы чыгышын инглиз телендә кунакларны сәламләүдән башлады. Кинофестивальне оештыручылар буларак, Татарстан Республикасы мәдәният мимнистры Айрат Сибагатуллинга, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинга рәхмәтләрен җиткерде.

"Бу Татарстан өчен генә әһәмиятле вакыйга түгел, – диде ул кинофорум турында - Казанда халыкара мөселман киносы фестивален уздыру ислам дөньясы белән мәдәни багланышларны ныгытуга зур өлеш кертә”.  Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Президентының "Гуманизм өчен" махсус призын тапшырды. Әлеге призга татар режиссеры Илшат Рәхимбай лаек булды. Ул фестивальгә "Күзалла" фильмын тәкъдим иткән иде.

Тантана башланыр алдыннан кинофестивальнең традицион кызыл келәменнән катнашучылар, жюри әгъзалары һәм кунаклар – Владимир Вдовиченков, Валерий Гаркалин, Николай Досталь, Леонид Кулагин, Виктор Мережко һәм башкалар узды.

"Татар-информ" Ма язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары