Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Депутатлар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен түләү хакында фикер алышты

12 сентябрь 2017, 15:51

Депутатлар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен түләү хакында фикер алышты
үген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм социаль сәясәт комитеты уртак утырыш уздырды. Чарада каралган төп мәсьәлә "Мәгариф турында"гы ТР законының 21 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакындагы ТРның 373-5 нче номерлы закон проекты белән бәйле иде. Аны депутатларга хезмәттәшләре Артем Прокофьев тәкъдим итте.

"Россия Конституциясе нигезендә, гражданнар дәүләт яисә муниципаль учреждениеләрдә бушлай мәктәпкәчә белем һәм тәрбия алырга хокуклы. Закон тарафыннан да бушлай мәктәпкәчә белем һәм тәрбия алу каралган. Ə субъектлар исә моның өчен шартлар тудырырга тиеш. Татарстанда бакчага бала йөрмичә, хезмәт күрсәтелмәгән очракта да түләү алына. Əгәр дә ата-аналар, баласы бакчага йөрмәгән өчен түләми икән, ул очракта, бала мәктәпкәчә белем һәм тәрбия алудан мәхрүм кала", - ди Артем Прокофьев. Депутат, үз чиратында, әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, күрсәтелгән хезмәт өчен һәм бала бакчага йөргән көннәр өчен генә түләүне кертүне тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, Идел буе Федераль округындагы барлык субъектларда да шулай эшләнелә. Татарстанда исә, бала бакчага килмәгән очракта, бары ашау-эчү өчен генә акча кире кайтарыла.

Ике комитет депутатлары, дәүләт органнары вәкилләре фикер алышканнан соң, бу закон проектын кире кагарга дигән карарга килде.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: "Артем Прокофьев билгеләп үткәнчә, мондый закон проекты Россиянең бер генә субъектында да юк. Əгәр дә бу мәсьәләне хәл итәргә телисез икән, учредительләргә, ягъни Россия Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәктер", - дип нәтиҗә ясады комитет җитәкчесе.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары