Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
















Утыз беренче утырышка Татарстан Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы чыгарыла

13 сентябрь 2017, 16:03

Утыз беренче утырышка Татарстан Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы чыгарыла
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышы 21 сентябрьдә уздырылачак. Депутатлар каравына Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы чыгарыла. Бу хакта бүген парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган Президиум утырышында мәгълүм булды.

Утырыш алдыннан парламент җитәкчесе җәйге тәнәфес вакытында булган мөһим вакыйгаларны искә төшер­де. Фәрит Мөхәм­мәтшин Казанда Бөтен­дөнья татар конгрессы корылтае узуы, анда “Милли шура” оешуы, Зөя утрау-шәһәрендә урнашкан Успение соборының ЮНЕСКО­ның Бөтен­дөнья мирасы исемлегенә керүе, шул уңайдан бу оешманың генераль директоры Ирина Бокованың Татарстанга ки­лүенә аерым тукталды. Зур вакыйгалар алга таба да көтелә. Әйтик, ТАССР оешканга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзер­ләнәсе бар. Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы белән Министрлар Кабинеты бергәләп гамәлгә куйган “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газетала­рының да бер гасырлык юбилейларына әзер­ләнүен искә төшерде.

Татарстан Дәүләт Советының 32 нче утырышы шул ук көнне 12.00 сәгатьтә башланачак.. Бишенче чакырылыш депуталары утырышта 20гә якын мәсьәлә караячак.

Алар арасында – Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау; ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп кую; “Нурлат муниципаль районының “Нурлат шәһәре” һәм “Яңа Иглай авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Нурлат муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы канунына үзгәрешләр кертү хакында” 370-5 нче номерлы Татарстан Республикасы канун проекты (I укылыш); “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында” 377-5 нче номерлы Татарстан законы проекты (I укылыш); “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 385-5 нче номерлы ТР законы проекты (I укылыш); “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында”гы Татарстан законына үзгәрешләр кертү хакында” 378-5 нче номерлы Татарстан законы проекты (I укылыш); “Татарстан Республикасы һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” 382-5 нче номерлы Татарстан законы проекты (I укылыш) һәм башка сораулар бар.

 “Бердәм Россия” партиясе Татарстанда узган өстәмә сайлауларда куелган бурычны башкарып чыкты – аның 119 вәкиле муниципаль депутат булды, дип белдерде  утырышта партиянең Татарстан төбәк бүлеге VII сәяси совет утырышында аның сәркатибе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

“Бердәм Россия” партиясе кандидатлары 154тән 123 вакантлы мандатка дәгъва кылган. Нәтиҗәдә, партиянең 123 вәкиленең 119ы – 96,7 проценты моңа ирешкән.

“Мин өстәмә сайлаулар уңышлы узды дип саныйм. Сайлаулар көнендә җитди тәртип бозулар турында хәбәрләр кермәде. Судка бирелгәннәр каралды һәм шул ук көнне алар буенча карарлар кабул ителде. Сайлау нәтиҗәләренә алар тәэсир итмәде”, - дип җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Татар-информ” МА язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары