Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә Волейбол федерациясе башкарма комитеты күчмә утырышын уздырды

18 сентябрь 2017, 17:19

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә Волейбол федерациясе башкарма комитеты күчмә утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәр белән Әлмәттә булды. Ул Волейбол федерациясе башкарма комитеты күчмә утырышы эшендә катнашты, шулай ук “Татнефть” спорткомплексында сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында уза торган Татарстан Волейбол федерациясе президенты IV Кубогына финал ярышларын ачты.

“Әлеге демократик спорт төренә республика халкы күбрәк кушыла бара. Аның үсешен Татарстан Президенты да хуплый, ул һәр ишегалдында волейбол уйнау мөмкинлеге булырга тиеш дип саный”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин һәм республикада пляж волейболы да яхшы нәтиҗәләр бирүен билгеләп үтте.

Волейбол уенын республика күләмендә популярлаштыру уңаеннан шәһәр һәм районнарда Кубок финалын уздыру каралган. Әлеге хокукка беренче булып әлмәтлеләр лаек булган. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Әлмәт республикада күмәк волейбол хәркәте үзәге булып тора.

Көннең икенче яртысында шәһәр хакимиятендә Татарстан Волейбол федерациясе башкарма комитеты күчмә утырышы узды. Парламент башлыгы шулай ук хөкемдар кадрлар әзерләүдә җитди эш алып барылуына игътибар бирде.

Утырышта катнашучылар шулай ук спортчыларны сыйфатлы әзерләү, спорт корылмаларын нәтиҗәле куллану буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе районнарда күмәк волейбол уенын популярлаштыруга игътибарны юнәлтергә чакырды.

Утырыш соңында анда катнашучылар турнирның финал матчлары шаһитлары булды.

Дүрт ел эчендә Кубокта 80ләп сәнәгать предприятиесе һәм авыл районнары командалары катнашкан. Ярыш кагыйдәләре буенча, командада кимендә бер кыз уйнарга тиеш.

Линар Закиров, Андрей  Данилов фотолары