төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото














Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз икенче ачылды

21 сентябрь 2017, 12:29

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз икенче  ачылды
21 сентябрьдә көндезге сәгать уникедә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышы башланып китте.

Президиум көн тәртибенә 17 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Көн тәртибен тикшерү барышында парламентның профиль комитетлары рәисләре Разил Вәлиев, Леонид Якунин, Светлана Захарова, Шакир Яһүдин һәм Таһир Һадиев өстәмә тәкъдимнәр белән чыктылар. Нәтиҗәдә көн тәртибе 31 мәсьәлә кертеп расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.
2. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп кую турында.
3. Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсен Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртү турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимен килештерү турында.
4. Вәлиев Альберт Шәүкәт улын Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары вазыйфасына билгеләп кую турында.
5. “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 388-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
6. “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында” 387-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
7. “2018 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында” 381-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
8. “Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2018 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында” 380-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
9. “Нурлат муниципаль районының “Нурлат шәһәре” һәм “Яңа Иглай авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Нурлат муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 370-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
10. “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 377-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
11. “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 385-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
12. “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 15 һәм 33 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 376-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
13. “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 378-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
14. “Татарстан Республикасы һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 382-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
15. “Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы турында” 375-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
16. “Татарстан Республикасында гражданнарның эконом класслы торак сатып алуга хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 372-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
17. “Татарстан Республикасы Җир кодексының 9 статьясына үзгәреш кертү турында” 379-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
18. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына үзгәреш кертү хакында” 373-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
19. “2018 елга Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында” 384-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
20. “2018 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында” 386-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
21. “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.
22. “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 28 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.
23. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Киров өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.
24. “Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Магадан өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.
25. “Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ставрополь крае Думасының закон чыгару инициативасы хакында.
26. “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында” 228841-7 номерлы федераль закон проекты хакында (транспорт салымын, җир салымын һәм физик затлар мөлкәтенә салым түләү срокларын күчерү өлешендә).
27. “Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләренең контроль-хисап органнарын оештыру һәм эшчәнлекләренең гомуми принциплары турында” Федераль законның 9 статьясына үзгәреш кертү хакында” 241665-7 номерлы федераль закон проекты турында (контроль-хисап органнары тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары дәүләт программалары проектларына финанс-икътисадый экспертиза уздыру хакында).
28. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.3 һәм 28.3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 223931-7 номерлы федераль закон проекты турында (эчке эшләр органнарының (полициянең) вазыйфаи затлары вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә).
29. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.5 һәм 19.5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 114011-7 номерлы федераль закон проекты турында (административ җаваплылыкны көчәйтү өлешендә).
30. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына порошоксыман спиртлы продукция җитештергән һәм (яисә) әйләнештә йөрткән өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 261263-7 номерлы федераль закон проекты турында.
31. Төрлесеннән: Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында мәгълүмат.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары


Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.