төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 23 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото




























Дәүләт Советының 31 нче утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән чыкты

21 сентябрь 2017, 12:15

Дәүләт Советының 31 нче утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән чыкты
21 сентябрьдә иртәнге сәгать унда Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 31 нче утырышы ачылды. Көн тәртибендә бер мәсьәлә — ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасы.

Әлеге мәртәбәле җыенга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры һәм хөкүмәт әгъзалары, Россия Федерациясе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстанның чит илләрдәге һәм Росссия төбәкләрендәге вәкилләре, республиканың суд органнары, Хисап палатасы җитәкчеләре, республика районнары башлыклары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, югары уку йортлары җитәкчеләре – барлыгы җиде йөздән артыграк кеше чакырылган.

- Татарстан Республикасы үзенең тотрыклы үсешен дәвам итә, күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча илдә алдынгылар сафында тора, тормыш өчен һәм бизнес белән шөгыльләнү өчен республикада уңай шартлар тәэмин ителә, - дип башлады үз чыгышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Соңгы дистә еллар эчендә без икътисадта нәтиҗәле базар моделен булдыруга ирештек, лаеклы социаль стандартлар һәм киң сәяси ирек булдыруны тәэмин иттек, кешеләрнең күркәм башлангычларын хуплау һәм аларны тормышка ашыру өчен шартлар тудырдык.

Рөстәм Миңнеханов глобальләшү нәтиҗәсендә килеп чыккан кыенлыкларның кискенләшүе, технологияләрнең һәм кешеләрнең өстенлекле ихтыяҗлары тиз үзгәрү базарларның яңадан бүленешенә һәм иҗтимагый үсешнең яңача корылуына китерә, дип белдерде һәм әлеге үзгәрешләрдә актив катнашырга, алдан күреп эш итәргә, республика мәнфәгатьләрендә һәм гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшчәнлегебездә яңа юнәлешләрне файдаланырга чакырды.

http://tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1015109.htm

Президент чыгышыннан соң парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Татарстанның киләчәктәге үсешенең өстенлекле юнәлешләрен тирән анализлаган чыгышы өчен зур рәхмәт белдерде.

- Иң элек Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан күпмилләтле Татарстан халкы мәнфәгатен кайгыртып эзлекле эш алып барылуы хакында әйтәсем килә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. «Санкцияләр» белән тыштан басым ясалу шартларында, федераль бюджет ресурслары шактый кыскартылуга да карамастан, республикада социаль-икътисадый, иҗтимгый-сәяси, халыкара вәзгыять уңай. Татарстан халыкара һәм илебез эчендәге элемтәләрне саклый һәм үстерә, халыкара ярышларны лаеклы үткәрергә әзерләнә.

Бу елның 6 ноябрендә 25 еллыгын билгеләп үтәчәк Татарстан Республикасы Конституциясе әлеге сәяси-хокукый фундаментның ышанычлы нигезе булып тора. Төп законыбызга салынган сәяси мөстәкыйльлек элементлары халкыбызның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә, социаль-икътисадый үсеш өчен шартлар булдыруга уңышлы хезмәт итә. Рөстәм Нургали улы үз чыгышында искәртеп үткәнчә, Татарстан – Россия Федерациясе субъектлары арасында күп төрле күрсәткечләр буенча лидерлар сафында тора, – дип басым ясады парламент башлыгы.
Татарстанның уңышлары – республика халкының бердәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе, диде ул. – Киләчәктә дә лидерлыкны саклап калу өчен икътисадның ныклы, инновацион үсешен тәэмин итү, кеше капиталын, дәүләт һәм муниципаль идарә системасының эффектлыгын үстерү буенча стртегик юнәлешләр буенча барырга кирәк.

Бу максаттан инде ике ел дәвамында закон статусында эшләүче 2030 Стратегиясе һәм барлык хакимият органнары адресына булган күп төрдәге йөкләмәләрдән торган Президент Юлламасы юнәлеш программасы булып тора. Барлык юнәлешләр буенча максатчан эшләү өчен Дәүләт Советы Президиумы Хөкүмәт белән берлектә комплекслы чаралар күрәчәк.

Чараның иҗтимагый әһәмияте исәпкә алынып, Дәүләт Советының утыз беренче утырышыннан туры радио- һәм телетрансляцияләр оештырылды. Интернеттан файдаланучылар республика парламентының рәсми сайтында онлайн-трансляция карый алдылар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.