Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Парламент тарафыннан Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләнде

21 сентябрь 2017, 13:30

Парламент тарафыннан Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләнде
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе составына билгеләп кую өчен хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзалар урынына хокук нигезендә кандидатуралар сайланылды. Аның җидесен - депутатлар, калган җидесен республика җитәкчесе билгеләп куя.

Татарстан парламентына 7 урынга 10 кеше тәкъдим ителгән иде.

Алар арасыннан Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Хокук идарәсе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов, ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты аппаратаның оештыру идарәсе башлыгы Ольга Воронова, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе ТР региональ бүлекчәсенең региональ башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — партия төзелеше бүлеге башлыгы Светлана Гыйниятуллина, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ЛДПР сәяси партиясе тәкъдим иткән Андрей Кудряшев, «Түбән Кама шәһәренең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты» муниципаль унитар предприятиясенең юридик бүлеге башлыгы Марат Шаһивәлиев сайлап куелды.

“Татар-информ” МА язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары