Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан парламенты депутатларына республиканың 2018 ел бюджет проекты тәкъдим ителде

04 октябрь 2017, 17:20

Татарстан парламенты депутатларына республиканың 2018 ел бюджет проекты тәкъдим ителде
Татарстан Республикасының 2018 елга һәм 20019-2020 елларга план өлешенә бюджет проекты республиканың парламентына тәкъдим ителде. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карары нигезендә, ул Дәүләт Советы комитетларына тапшырылды. Шул рәвешле, республиканың төп финанс законы буенча фикер алышу башлана. 10 октябрьдә парламент тыңлаулары узачак, аннан соң бюджет планын республика муниципалитетлары караячак.

Парламентның бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, 2018 ел бюджеты социаль юнәлештә булачак.

“Бюджет хакында закон проекты депутаталар тарафыннан актив рәвештә өйрәнелә. 2018 елда Президентның “Май Указлары” категориясенә кермәгән гражданнарга хезмәт хаклары арттырылачак. Бу максатларга 113 млрд сум юнәлдереләчәк”, - диде Леонид Якунин.

2018 ел бюджетының керем өлеше 196 405 386,6 мең сум, чыгымнар 199 064 350,9 сум, ә дефицит 2 658 964,3 мең сум тәшкил итәчәк.

Леонид Якунин бюджетның күп өлеше, төгәлрәге 90 процентка якыны программаларны финанслауга тотылачагын да билгеләп үтте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте