Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото















Парламент комитетларында республиканың 2018 елга һәм 2019-2020 елгы план өлешенә бюджет проектын карый башладылар

06 октябрь 2017, 14:55

Парламент комитетларында республиканың 2018 елга һәм 2019-2020 елгы план өлешенә бюджет проектын карый башладылар
Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың 2018 елга һәм 2019-2020 елгы план өлешенә бюджет проекты каралды.

 

"Конституциядән соң иң мөһиме – бюджет. Аңардан башка бер генә канун да гамәлгә ашырылмый. Шуңа да без бу мәсьәләгә аеруча да җитди карыйбыз", – диде комитет рәисе Разил Вәлиев. Утырышта  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республиканың финанс һәм икътисад министрлары урынбасарлары да катнашты.

Республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин депутатларны төбәкнең икътисади күрсәткечләре белән таныштырды.

Татарстан Республикасы икътисадында, узган елгы кебек үк, быел да үсеш күзәтелә. Төбәк икътисади күрсәткечләре, гадәттәгечә, гомумроссия күрсәткечләреннән югарырак, диде ул. Гыйнвар нәтиҗәләре буенча, төбәк тулаем продукты 103, 6 процент тәшкил иткән.

«Икътисад үсешенә төп өлешне сәнәгать һәм сәүдә кертә. Узган ел сәнәгать җитештерү индексы 103,1 процент булган, файдалы казылмаларны чыгару 2-3 процентка арткан», - диде министр урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, быел җитештерү индексының күләме 102,4 процент булыр дип фаразлана. Җитештерелгән продукция күләме 2 трл 148 млн сум булыр дип көтелә.
Олег Пелевин агымдагы елның дүртенче кварталында республикада берничә сәнәгать объектлары эшли башлаячагын да билгеләп үтте. Бу исә, үз чиратында, 2018 елда республиканың бюджет кертемен арттырачак.

2018 елда мәгариф өлкәсенә Татарстан бюджетыннан 55 млрд сумнан артык акча бүленәчәк.
Бу хакта республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
Ул депутатларны 2018 елга һәм 2019-2020 ел план өлешенә бюджет проекты белән таныштырды.

«Әлеге акчалар профессиональ белем бирү учреждениеләр эшчәнлеген, гомумбелем бирү учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итү, белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыру, белем бирү кабинетларын җиһазландыру һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы аппараты эшчәнлегенә, шулай ук, белем бирү өлкәсендә чаралар оештыруга тотылачак», - диде Алла Анфимова.

Урынбасар билгеләп үткәнчә, федераль максатчан программаларга һәм уңайлы тирәлек тәэмин итүгә 3,9 млрд сум акча тотылыр дип фаразлана.

Өстәмә белем бирү учреждениеләренә 390 млн сум, югары белем бирү уку йортларына 670 млн сум акча каралачак.

2018 елда Татарстан бюджетыннан массакүләм мәгълүмат чараларына 1 млрд 195,8 млн сум күләмендә акча бүленәчәк. 2019 елда бу күрсәткеч - 1 млрд 193,3 млн сум, 2020 елда 1 млрд 200,1 млн сум булыр дип көтелә. Шул исәптән, бюджетара трансферлар хисабына федераль бюджеттан 2018-2020 елларга 1,5 млн сум акча бүленәчәк.

Финанс министры урынбасары Алла Анфимова әйтүенчә, телевидение һәм радиога 587 млн сум, вакытлы матбугатка һәм нәшрият эшенә 555 млн сум, «Татмедиа» аппаратына 16,4 млн сум акча бүлеп бирү каралган.

2017 елда матбугат чараларына 1 млрд 280 млн сум бүленгән булган.


“Татар-информ” МА язмалары буенча
Андрей Данилов фотолары