Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



















Фәрит Мөхәммәтшин: Лаеклы һөнәрләр күп, әмма укытучы һәр нәрсәнең башында тора

06 октябрь 2017, 15:52

Фәрит Мөхәммәтшин: Лаеклы һөнәрләр күп, әмма укытучы һәр нәрсәнең башында тора
Бүген Казанда мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Иң яхшы, алдынгы күрсәткечләргә ия укытучыларны, белем бирү учаклары җитәкчеләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Укытучы көненә багышланган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов укытучы белгечлегенең авыр һөнәр булуын билгеләп узды. “Бу җаваплы, катлаулы, кирәкле һөнәр. Ашаган белми, тураган белә. Сез генә укытуның ничек авыр икәнен беләсез. Безгә дә кайчак кемне дә булса өйрәтергә туры килә, әмма килеп чыкмый, шуңа күрә без укытуның ничек авыр булуын аңлыйбыз", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент бүген кеше капиталы беренче урында торуын һәм аның нинди булуы нәкъ менә укытучыларга бәйле икәнен билгеләп узды.

Дәүләт Киңәшчесе четерекле булган тел мәсьәләсенә дә тукталды. Ул тел мәсьәләсен сәясәтләштерүгә урын куелырга тиеш түгеллеген белдерде. "Мин үзем чиста татар мәктәбен тәмамладым, сынау имтиханнарын да рус телендә тапшырдык. Без предметларны русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләндек. Үзгәртеп кору елларында Казанда бер тулы булмаган татар мәктәбе калганын онытабыз. Гади вакытлар түгел иде ул, әмма без бу елларны барлык милләтләр белән лаеклы төстә, дуслыкта уздык. Алга таба да шулай дәвам итте", – дип хатирәләренә тукталды Минтимер Шәймиев.

Укытучыларны, шулай ук, Фәрит Мөхәммәтшин да тәбрикләде. “Илдә, җәмгыятьтә хөрмәткә лаек һөнәрләр күп: инженерлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, галимнәр дә бар, әмма укытучы кешедә булган бар әйбернең башында тора. Һәр кеше сезнең куллар, сезнең тәрбия аша уза. Сезнең кулларда – меңләгән кеше, ә димәк, республика, дәүләт язмышы. Традицион уза торган педсоветта мин мөгаллимнәрнең чыгышыннан ике әйберне аңладым: укытучының төп ике функциясе яхшы белем һәм тәрбия бирүдән гыйбарәт. Кеше белемле дә булырга мөмкин, әмма тәрбиясез, әхлаксыз булса, аннан уңышлы гражданин чыкмаска да мөмкин”, – дип белдерде парламент башлыгы.

Укытучыларны, шулай ук, Казан (Идед буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова котлады.

Тантана коры чыгышлардан гына тормады: җыр-бию һәм видеоэкраннарда төрле яздырылган язмаларны күрсәтү белән аралаштырып барды. Нәниләрнең укытучы турында күзаллаулары, кызык-кызык сүзләре бәйрәмгә самимилек, ямь өстәде. Мәктәп укучылары, студентлар да укытучылары турында якты хатирәләре, аларга карата җылы теләкләре белән уртаклашты.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары