Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Парламентарийлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре “Урман атналыгы – 2017” табигатьне саклау акциясенә кушылды

07 октябрь 2017, 11:08

Парламентарийлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре “Урман атналыгы – 2017” табигатьне саклау акциясенә кушылды
Бүген республикада Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган “Урман атналыгы – 2017” табигатьне саклау акциясе башланып китте. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Идел буе районында “Вахитов” скверында чыршылар утыртты.

 

“Без, депутатлар, үз районнарыбызда да агачлар утыртуны оештырабыз. Узган ел, мәсәлән, Чүпрәле районында 47 гектарда, быел исә 78 гектарда урман утырттык. Язын исә мәктәп укучылары белән алмагачлар утырткан идек. Без бүгенгә түгел, киләчәк буыннар өчен эшлибез. Һава торышы утыртылган агачларга тамырланыр һәм үсеп китәр өчен бик әйбәт”, – дип акция турындагы тәэсирләре белән бүлеште Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары