Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




























2018 ел бюджеты парламент тыңлауларын узды

10 октябрь 2017, 14:47

2018 ел бюджеты парламент тыңлауларын узды
Бүген Татарстан парламентында Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты башлыгы Леонид Якунин рәислегендә «2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары булды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, парламент башлыгы урынбасары Юрий Камалтынов, республиканың министрлыклары, идарә тармагы вәкилләре катнашты.


Беренче булып чарада Татарстан икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2018 елда төбәк тулаем продукты 3,8 процентка үсәчәк. Сәнәгать җитештерү индексы 5,7 процентка, хезмәт хакы фонды 4,2 процентка, кулланучылар бәясе индексы 4 процентка үсәр дип фараз кылына.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2018 елда республика бюджетының керем өлеше 196 млрд 405 млн 386,6 мең сум, чыгымнар 199 млрд 64 млн 350,9 мең сум, дефицит күләме 2 млрд 658 млн 9643 мең сум тәшкил итәчәк.

Радик Гайзатуллин киләсе ел бюджетында нинди өлкәгә күпме акча каралачагы хакында да хәбәр итте.

Беренче урында «Мәгариф» өлкәсе. Бу юнәлешкә республика бюджетыннан 55 млрд 183 млн сум акча бүленәчәк.

«Социаль сәясәт» өлкәсе икенче урынны били. Аңа 41 млрд 978 млн сум күләмендә акча бүленер дип фаразлана.

«Илкүләм икътисад»ка - 33 млрд 394 млн сум, «Сәламәтлек саклау» өлкәсенә - 22 млрд 496 млн сум, «Торак-коммуналь хуҗалык»ка - 10 млрд 933 млн сум, «Гомумдәүләт мәсьәләләре»нә - 9 млрд 608 млн сум, «Мәдәният һәм кинематография»гә - 7 млрд 826 млн сум, «Физик культура һәм спорт» өлкәсенә - 5 млрд 188 млн сум, «Илкүләм куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлегенә» - 1 млрд 308 млн сум, «Массакүләм мәгълүмат чарлары»на - 1 млрд 195 млн сум, «Илкүләм саклык»ка - 1 млрд 9 млн сум, «Әйләнә тирәлекне саклау»га 288,7 млн сум акча бүленер дип фараз кылына.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен Татарстан бюджетыннан һәм федераль бюджеттан 355 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Шуларның 15 млн сумы федераль бюджеттан каралачак. Министр сүзләренә караганда, бу сумма, 2017 ел белән чагыштырганда, индексацияләнгән.

«Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә федераль бюджет катнашмый, моңа республика гына акча бирә. Киләсе елга ул сумма 195 млн сум булыр дип фаразлана», - диде Радик Гайзатуллин.

Татарстанда 2018 елда минималь хезмәт хакы артачак. «Алдагы елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру максатыннан, бюджет проектында шактый зур сумма каралган. Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 7800 сум тәшкил итә. Аны 9489 сумга кадәр күтәрү планлаштырыла. «Указга» кермәгәннәрнең саны билгеле (Россия Президенты Владимир Путинның «Май указлары» хакында сүз бара — Л.Л.). Аларның хезмәт хакына 3,1 млрд сум күләмендә акча каралган», - диде министр.

Алдагы өч елга булачак бюджет планы проектында икътисади үсеш, көндәшлеккә чыдамлылыкны арттыру, халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерү өчен заманча инфраструктураларны арттыру буенча чаралар өстенлекле булып кала бирә. Парламент тыңлауларыннан соң Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шундый нәтиҗә ясады.

«Татарстанның 2018 ел бюджеты дәүләт программалары кысаларында гамәлгә ашырыла. Акчалар бары перспективалы программаларның төгәл бурычларын үтәр өчен генә бүленәчәк. Бюджетның һәр сумы үз юнәлешендә төгәл бурыч үтәргә тиеш», - диде Алексей Песошин.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, 2018 ел бюджеты да социаль юнәлештә булачак. «Социаль өлкәгә бүленгән акча арта. Беренче чиратта, Россия Президентының «Май кануннары» нигезендә хезмәт хакын арттыруга юнәлтелгән чыгымнар үсә», - диде Татарстан Миниcтрлар Кабинеты башлыгы һәм республикада 37 программа гамәлдә һәм чыгымнарны исәпләгәндә аларны да исәпкә алырга кирәк.

“Татар-информ” МА язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары